Логотип Идель
Иҗат

ЧИП

Хикәянең беренче дүрт өлешен бу сылтама буенча  укый аласыз.

–  Син миңа кирәк. Син бит минем шикелле үк. Нигә караңгы шулай тиз төшкәнен аңламадың, әйе бит дип, тиз-тиз сөйли башлады ул. – Кешеләр барысы да телефонда, ноутбукларда утыра. Экраннарга текәлеп утырып, алар ничә сәгать үткәнен дә тоймыйлар. Алар өчен әллә иртә, әллә кич. Көннәре, төннәре шулай сизелми уза.

–  Нигә сөйлисең син миңа моны?

–  Без кешеләрне коткарырга тиешбез. Кешеләрнең кулларында татуировка сыман сурәт күргәнең бармы? Бу – чип.

–  Хмм... Күргәнем бар шикелле. Тик әллә куркуымнан кайда күргәнемне исемә төшерә алмадым.

Җиргә яңа вирус килә. Кешеләрне шул чиплар ярәмендә телефонга бәйле итәләр. Ахыр чиктә алар бөтенесе дә роботка әйләнәчәк, аңлыйсынмы?

Мин түзә алмый көлә башладым. Ой, робот, ах-ха-хах. Тагын нәрсә? Су анасы, Эльфка әйләнмиләрме?

–  Айзилә! Тыңла, бу – бик җитди әйбер. Киттек, күрсәтәм, дип үзе артыннан ияртте Рифат.

Ул мине ниндидер бер бинага алып керде. Анда кан исе иде. Зәһәр искә түзә алмый, борынымны томаладым.

Бер бүлмәдә пыяла савытлар эчендә кешегә охшаган егермеләп сын ята иде. Миңа тагын да куркынычрак була башлады.

–  Бу – роботка әйләнеп җитмәгән кешеләр. Бер-ике атнадан алар бөтенләй таш курчакка әвереләчәк. Күрәсеңме, кулларында чип, дип ишарәләде Рифат.

–  Тукта, тукта, ә син боларны каян беләсең? Башымдагы буталган уйларымны тәртипкә салырга тырыштым.

–  Мин аларны берничә ай өйрәнәм инде. Вируска каршы катнашма да уйлап таптым. Аны чипларга тидерсәң, кеше терелә. Тик катнашма тиешенчә эшләсен өчен, бер нәрсә җитеп бетми – чын зәңгәр роза таҗы. Аны табарга миңа син ярдәм итәргә тиеш, Айзилә.

–  Ярар, миңа нишләргә кирәк?

–  Өч көн эчендә шул сирәк чәчәкне табарга тырыш. Вакыт аз, кешенең уйлау сәләте югалып, телефон колларына әйләнмәсеннәр өчен, ашыгырга кирәк, Айзилә. Моның өчен сиңа да чип ясарга туры киләчәк. Курыкма, ул чын түгел, ялган. Вирус ясаучылар сине үз кешесе дип танысыннар, сиңа зыян салмасыннар өчен ясыйк ул чипны, – диде Рифат, Айзиләнең беләгенә мөһер бастырды.

Дәвамы бар.

Хикәя авторы – Мозаффарова Язилә Рамил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев