Логотип Идель
Белми калма

ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

Мәктәп укучылары арасында иң популяр онлайн-уеннарның берсе булган Roblox Россиядә кабат чикләүләрсез эшли башлады. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Россия Цифрлы үсеш министрлыгы белдерүенчә, Roblox компаниясе кулланучылар иминлеген тәэмин итү буенча Россия законнары таләпләрен тулысынча үтәгән.

«Roblox компаниясе кулланучылар иминлеген тәэмин итү буенча Россия законнары таләпләрен тулысынча үтәде. Онлайн-уен сервисы Россиянең бөтен территориясендә яңадан кулланыла ала», — дип белдергәннәр министрлыкта.

РБК мәгълүматлары буенча, detector404.ru платформасында 18:07 сәгатькә Roblox эшендә өзеклекләр турында нибары 15 шикаять теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә мондый мөрәҗәгатьләр саны 129 булган.

Искәртик, бер көн элек кенә Россия Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Роскомнадзор Robloxка карата блокировканы бетерергә әзерләнүләре турында хәбәр иткән иде. Платформа 2025 елның декабрендә блокировкаланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев