ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы 27 июньнән 21 июльгә кадәр Татарстанда, Биләр дәүләт тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә узачак.
Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Быел форум 4 600 мәктәп укучысын, 1 070 оештыручыны һәм 210 остазны берләштерәчәк. Катнашучылар Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән киләчәк.
Форум программасы өч сменадан торачак. 27 июньнән 3 июльгә кадәр «Алдынгылар Биләр Форум» сменасы узачак. Ул «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә оештырыла һәм Татарстандагы иң зур палаткалы лагерь форматында үтәчәк.
5–11 июльдә традицион «Сәләт Биләр Форум» сменасы үткәрелә. Анда «Сәләт»нең җәйге профильле аланнарына сайлап алынган сәләтле балалар һәм яшьләр катнашачак. Программа фән, иҗат, сәнгать һәм спорт юнәлешендәге лабораторияләрне үз эченә ала.
15–21 июльдә «Һөнәрләр Биләр Форум» сменасы узачак. Ул мәктәп укучыларын заманча һәм киләчәк һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелә. Эш биш юнәлеш буенча алып барылачак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр, экология һәм тарих.
Форум кысаларында татар халкы тарихы буенча «Тамырлар» республика олимпиадасы да оештырылачак. Җиңүчеләргә велосипед һәм «Алиса» акыллы колонкалары тапшырылачак.
Моннан тыш, форумда коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» проекты, гаиләләр өчен «Асыл гаилә Җыены» чарасы һәм «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе эшләячәк. Трансляцияләр «ВКонтакте» һәм RuTube платформаларындагы рәсми аккаунтларда алып барылачак.
«Сәләт» форумы Татарстанның мөһим яшьләр проектларының берсе булып кала. Ул белемгә, иҗатка, технологияләргә һәм шәхси үсешкә омтылган яшьләрне берләштерә.
Аерым чара буларак, 19–25 июньдә «Болгар – Туган тел» төбәкара палаткалы лагере узачак. Аның максаты — яшьләрне татар телен өйрәнүгә җәлеп итү, милли мәдәният һәм традицияләр белән таныштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
Нет комментариев