ХИМИК ВУЛКАН
Сәлам, «Ялкын» укучылары! Мин – Ялкын лабораториясе»ндә лаборант. Бүген безнең киберлабораториядә чын химик шоу башлана. Синеңчә, химия ул – нәрсә? Формулалармы, әллә чын тылсыммы? Әйдә, тикшереп карыйк! Бездә бүген гади булмаган тәҗрибә.
Марганцовка + водород перекисе = нәрсә булачак?
Тәҗрибә өчен түбәндәгеләр кирәк:
– калий перманганаты (марганцовка) – 1-2 кристалл;
– 3%лы водород перекисе;
– гади су;
– пыяла стакан яки кечкенә пластик шешә.
Игътибар: тәҗрибәне укытучы яки башка җаваплы өлкән кеше күзәтүендә генә башкар. Саклык күзлекләре һәм перчаткалар ки. Калий перманганатын һәм водород перекисен күзгә, авызга һәм тирегә тидермә. Тәҗрибә вакытында савытка йөзеңне якын китермә. Тәҗрибәне яхшы җилләтелә торган урында үткәр.
Эш тәртибе:
1. Ярты стакан су сал һәм аңа 1-2 кристалл калий перманганатын куш. Сыекчаң шәфәкъсу төскә керәчәк. Бу – безнең вулканның нигезе.
2. Хәзер иң кызык өлеше! Шул ук стаканга 3%лы водород перекисе сал.
3. Сыекча кинәт кайный башлый, күбекләр һәм ак пар күтәрелә. Марганцовка шәфәкъсу төстән көрән төскә күчә. Бу – чын вау-эффект!
Ни өчен шулай?
Калий перманганаты белән водород перекисе бергә кушылганда оксидлашу-кайтарылу реакциясе барлыкка килә. Аның барышы эремәнең шартларына бәйле, ләкин безнең тәҗрибәдә төп күзгә күренә торган билгеләрнең берсе – кислород газы бүленеп чыгуы. Водород перекисе (H₂O₂) гади суга һәм кислородка таркала. Марганцовка бу процесста катализатор булып тора, ягъни реакцияне тизләтә. Нәтиҗәдә, сыеклык эчендә күпсанлы газ куыклары пәйда була. Ә реакция вакытында бик күп җылылык бүленеп чыга, шуңа күрә пар барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 ноября 2026 - 10:07
РОССИЯНЕҢ ТӨРЛЕ ТӨБӘКЛӘРЕННӘН ЭКОАКТИВИСТЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛАЧАК
-
11 ноября 2026 - 09:10
ФИЗИКА ТУРЫНДА МУЛЬТСЕРИАЛ ЧЫККАН!
-
10 ноября 2026 - 10:25
БҮГЕН «КУРКЫНЫЧСЫЗ ИНТЕРНЕТ» БӨТЕНРОССИЯ ОЛИМПИАДАСЫ БАШЛАНА
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР
Нет комментариев