Хәсән МИНДУБАЕВ автор яңалыклары
-
БОТАНИК БАКЧАСЫНДА ХИМИК ТӘҖРИБӘЛӘР
Сезнең белән Хәсән. Бүген без сезне ботаника бакчасына чакырабыз. Агачлар, чәчәкләр, кояш... Ләкин без монда сокланырга түгел, ә химик реакцияләр ярдәмендә чәчәкләрне төсле итәргә килдек. Сез әзерме? Киттек -
ЭКСПЕРИМЕНТ: САБЫНЛАУ РЕАКЦИЯСЕ
Хәзер җәй, эссе! Барысы да паркларда йөри, күлләрдә коена. Аннары өйгә кайтабыз һәм иң беренче эш итеп кулларыбызны сабын белән юабыз! Ә сез беләсезме сабынның нәрсәдән торганын? -
ФАРАОН ЕЛАНЫ ЭКСПЕРИМЕНТЫ
Элемтәдә – Хәсән, һәм без эксперимент сәхифәсен дәвам итәбез! Бу юлы мин сезгә кара «елан» күрсәтәм. Курыкмагыз, ул тере түгел, ә бары тик химик реакция нәтиҗәсе генә. Ләкин мондый хәйран калдыргыч эффектны сезнең әле беркайчан да күргәнегез булмагандыр. Бу экспериментны химия дәресендә укытучы белән үткәрергә киңәш итәбез. -
ХИМИК БАШВАТКЫЧ
Мәктәп белемнәрен онытып бетермәгез әле! Химик башваткыч шул хөрмәткә. -
САВАННА ЭССЕСЕ: АНДАГЫ ХАЙВАННАР НИЧЕК ЭССЕГӘ ЧЫДЫЙ?
Саваннада көннәр бик эссе була: кояш кыздыра, күләгә аз, ә суны һәрвакыт тиз генә табып булмый. Ләкин филләр, жирафлар, зебралар һәм мөгезборыннар мондый шартларда да яши ала. Аларның «кондиционеры» юк, ләкин табигать биргән үз җайланмалары бар. -
«Галәм» фәнни клубы
Мин – Казанның 18 нче «Галәм» гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Хәсән Миндубаев. Бер ел элек 5-6 нчы сыйныфлар өчен «Галәм» фәнни клубын оештырдым. Клубка килүче балаларны мин үз канатым астына алдым. Хәзер клубта 12 укучы шөгыльләнә. Без атнага бер тапкыр җыелып, химия, биология, физика, экология буенча тәҗрибәләр ясыйбыз. Миңа медицина бик кызыклы. Киләчәктә Казан дәүләт медицина университетына керергә телим. Шуңа күрә химия, биологияне тирәнтен өйрәнәм, олимпиадаларга әзерләнәм. -
КРАХМАЛ ЭЗЛӘҮ ЭКСПЕРИМЕНТЫ
Крахмал дигән матдәне сез көнкүрештә еш очратасыз. Ул бәрәңгедә, дөгедә, токмачта, икмәктә, кукурузда бар. Ләкин аның булуын ничек белергә соң? Әйдәгез, эксперимент үткәрик. -
ПИКНИККА НӘРСӘ АЛЫРГА ЯРАМЫЙ? ТАБИБ КИСӘТӘ!
Тышта кояш кыздыра. Мондый җылы көннәрдә өйдә утыру урынына пикникка чыгарга тәкъдим итәбез. Көннәр җылытты, димәк, дуслар, гаилә белән пикникка чыгар өчен идеаль вакыт җитте. Эссе һавада күп ризыклар бактерияләр өчен «курортка» әйләнә. Бу язмадан пикникка нәрсәләр алырга ярый һәм нәрсәләрне алу кирәкми турында белерсез.
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР