Логотип Идель
Бу – тема!

ХЛОРОФИЛЛ КАЯ ЮГАЛА?

Сәлам! Сентябрь җитте, ләкин яфракларның күбесе әле яшел. Бүген без алардан яшел пигмент – хлорофиллны аерып алабыз һәм анда крахмал барлыгын йод ярдәмендә тикшереп карыйбыз. Киттек!

Көз җитүгә яфраклар саргая, кызара башлавын барыбыз да белә һәм күрә. Ә ни өчен шулай була соң?

Яфракларга яшел төсне хлорофилл дигән пигмент бирә. Ул үсемлеккә кояш нурын «тотарга» һәм фотосинтез өчен кулланырга ярдәм итә. Көннәр кыскарып, кояш нуры азая башлагач, яфракларда хлорофилл күләме дә кими. Шунда моңарчы яшел төс астында «яшеренеп» торган сары һәм кызгылт пигментлар ачыграк күренә башлый.

Ә без бүген хлорофиллны яфрактан үзебез аерып карыйбыз.

Тәҗрибә өчен кирәк:

1. Яңа өзелгән яшел яфрак;

2. Спирт;

3. Йод эремәсе;

4. Җылылыкка чыдам ике савыт;

5. Кайнар су;

6. Яфракны салу өчен тәлинкә яки кечкенә савыт.

Игътибар! Спирт бик тиз кабына. Шуңа күрә тәҗрибәне өлкәннәр күзәтүендә генә үткәрегез һәм ачык ут янында эшләмәгез.

Эш тәртибе:

1. Яфракны ваклагыз.

2. Аны спирт салынган савытка урнаштырыгыз.

3. Спиртлы савытны кайнар су салынган зуррак савытка куябыз. Шулай итеп спирт турыдан-туры җылытылмый.

4. 10-15 минуттан спирт яшел төскә керә башлый. Димәк, хлорофилл яфрактан спиртка күчә.

5. Төсен югалткан яфрак кисәкләрен алып, җылы суда чайкатабыз һәм тәлинкәгә салабыз.

6. Яфрак өстенә берничә тамчы йод тамызабыз.

НӘТИҖӘ

Әгәр яфракта крахмал бар икән, йод тамызылган урыннар куе зәңгәрсу яки шәмәхә төскә керә.

Бу нәрсәне аңлата?

Үсемлек фотосинтез вакытында органик матдәләр барлыкка китерә, ә аларның бер өлеше крахмал рәвешендә туплана ала. Йод исә крахмал белән реакциягә кереп, аның төсен үзгәртә.

Ә спиртның яшел төскә керүе – яфрактан хлорофиллның аерылып чыгу нәтиҗәсе.

Ни өчен шулай?

Хлорофилл спиртта эри, шуңа күрә ул яфрактан чыгып, спиртны яшел төскә кертә. Йод исә крахмал барлыгын күрсәтергә ярдәм итә.

Гади генә итеп әйткәндә, хлорофилл – яфракның кояш энергиясен кулланырга ярдәм итә торган «эш коралы», ә крахмал – үсемлек туплаган энергиянең бер формасы.

Бу тәҗрибәне мәктәп лабораториясендә яки өлкәннәр белән бергә өйдә дә ясап карарга мөмкин. Төрле агачларның яфракларын чагыштырып карагыз: нәтиҗәләр бер үк булырмы?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев