МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Россия мәктәпләре ата-аналардан дәреслекләр, уку әсбаплары, сыйныф бүлмәләрен ремонтлау яки җиһазлар сатып алу өчен мәҗбүри рәвештә акча җыя алмый. Бу хакта Роскачество белгечләре белдергән.
Роскачестводагы кулланучылар хокукларын яклау департаменты директоры Игорь Поздняков сүзләренчә, мәктәп укучыларны дәреслекләр, уку әсбаплары һәм башка уку-методик материаллар белән бушлай тәэмин итәргә тиеш. Бу хокук «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законның 35 нче маддәсендә беркетелгән. Кирәкле материаллар бюджет акчасына сатып алына.
Әгәр мәктәп ниндидер басманы расланган дәреслекләр һәм уку әсбаплары исемлегенә кертә икән, аны ата-аналар үз акчасына сатып алырга тиеш түгел. Мондый әсбаплар да бюджет хисабына алынырга тиеш.
Төп белем бирү программасына кермәгән факультатив дәресләр өчен кулланыла торган материаллар искәрмә булырга мөмкин. Мондый дәресләргә йөрү ирекле булганлыктан, аларны уку әсбаплары белән тәэмин итү тәртибе башкача булырга мөмкин.
Шулай ук мәктәп җитәкчелеге ата-аналардан бүлмәләрне ремонтлау, мебель, техника яки башка җиһазлар сатып алу өчен мәҗбүри акча җыя алмый. Мәктәпнең мондый чыгымнарга ихтыяҗы булу ата-аналарны акча түләргә мәҗбүр итми.
Роскачествода ассызыклауларынча, ата-аналарның мәктәпкә ярдәме бары тик ирекле булырга тиеш. «Сыйныф фонды», ремонт яки мәҗбүри уку материаллары өчен акча җыюны шарт итеп кую законсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
-
3 сентября 2026 - 09:35
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев