МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Россия Мәгариф министрлыгы 5-9 сыйныфлар өчен федераль дәүләт белем бирү стандартын (ФГОС) һәм төп гомуми белем бирү программасын яңартырга әзерләнә.
Яңа документларны 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертү планлаштырыла. Яңартылган стандарт өстендә эш 2026 елда башланган. Бу эштә белгечләр, укытучылар, галимнәр һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнаша.
Яңа ФГОСта һәр фән буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр ачыкланачак. Шулай ук төрле предметлар арасындагы бәйләнешне көчәйтүгә игътибар биреләчәк.
Министрлык хәбәр итүенчә, математик һәм табигый-фәнни белем бирүне үстерү дә яңа стандартны әзерләүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булачак.
Әлегә конкрет үзгәрешләр – кайсы темаларның өстәләчәге яки кыскартылачагы, предметларга ничә сәгать биреләчәге – билгеле түгел. Хәзерге вакытта бары тик яңартуның төп юнәлешләре генә билгеле: белем нәтиҗәләренә таләпләрне камилләштерү һәм фәннәр арасындагы бәйләнешне ныгыту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев