МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
Россия Мәгариф министрлыгы төп фәннәр буенча укучыларның белемнәрен бәяләү өчен бердәм критерийлар әзерләде һәм аларны төбәкләргә җибәрде.
Яңа тәкъдимнәр укытучыларга уку эшләрен бер үк тәртиптә бәяләргә һәм билгеләрне объективрак куярга ярдәм итәчәк.
Бердәм кагыйдәләр гадәти контроль эшләргә генә түгел, ә диктант, инша, изложение, телдән җаваплар, лаборатор һәм практик эшләр, проектлар кебек төрле биремнәрне тикшерүгә дә кагыла.
Мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, бу тәкъдимнәр Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белән килештерелгән.
Министрлык билгеләп үткәнчә, яңа критерийлар укучыларның тәртибен бәяләүгә түгел, ә нәкъ менә белемнәрен һәм башкарган эшләрен тикшерүгә кагыла. Алар төрле мәктәпләрдә бер үк төр эшләрне бәяләүдәге аермаларны киметергә һәм билгеләрне гаделрәк итәргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев