ЭКСПЕРИМЕНТ: САБЫНЛАУ РЕАКЦИЯСЕ
Хәзер җәй, эссе! Барысы да паркларда йөри, күлләрдә коена. Аннары өйгә кайтабыз һәм иң беренче эш итеп кулларыбызны сабын белән юабыз! Ә сез беләсезме сабынның нәрсәдән торганын?
Сабын ул – май кислотасының натрий тозы (май белән селте катнашмасыннан килеп чыга). Химиклар бу процессны сабынлау дип атыйлар. Бу реакция кире кайтмый, ягъни майны сабыннан кире алып булмый. Сабынның төп формуласы – C17H35COONa.
Май + NaOH (селте) + су → глицерин + сабын
Ташларга дигән сабын калдыкларын җыеп барырга тәкъдим итәбез, чөнки алардан яңадан кулланып булырдай сабын ясап була. Рецепт белән дә бүлешик:
1. Сабын калдыкларын угыч аша чыгарыгыз яисә пычак белән турагыз: никадәр ваграк булса, шулкадәр тизрәк эреячәк.
2. Вакланган массаны кәстрүлгә салыгыз һәм аны кайнап торган су өстенә куегыз.
3. Әкренләп сабын йомычкасы эри башлаячак, аны кашык белән болгатып торырга кирәк.
4. Сабын тулысынча эреп, куе массага әйләнгәч, 1 аш кашыгы теләсә нинди май кушыгыз һәм яхшылап болгатыгыз. Мәсәлән, көнбагыш маеннан катырак, зәйтүн маеннан йомшаграк, кокос маеннан күбеклерәк сабын килеп чыга.
5. Сабын хуш исле булсын өчен 5-10 тамчы эфир майлары да өстәргә була (мәсәлән, лаванда, лимон яки эвкалипт).
6. Кайнар сабын массасын формаларга салыгыз һәм 24 сәгать көтегез. Аны вакытыннан алда формадан чыгарырга ашыкмагыз, сабын катып өлгермәскә мөмкин.
7. 24 сәгать үткәннән соң әзер сабын белән куллансагыз була.
Искәртү! Сабын ясау җиңел тоелса да, әти-әни күзәтүе астында гына үткәрергә киңәш итәбез.
Кызыклы факт:
Беренче сабынны безнең эрага кадәр 2800 ел элек Бабилда (Вавилонда) ясаганнар. Аны көл (селте чыганагы) һәм хайван маеннан кайнатканнар. Безнең әби-бабайлар да шулай эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев