ФАРАОН ЕЛАНЫ ЭКСПЕРИМЕНТЫ
Элемтәдә – Хәсән, һәм без эксперимент сәхифәсен дәвам итәбез! Бу юлы мин сезгә кара «елан» күрсәтәм. Курыкмагыз, ул тере түгел, ә бары тик химик реакция нәтиҗәсе генә. Ләкин мондый хәйран калдыргыч эффектны сезнең әле беркайчан да күргәнегез булмагандыр. Бу экспериментны химия дәресендә укытучы белән үткәрергә киңәш итәбез.
Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:
1. кальций глюконаты таблеткалары;
2. коры спирт таблеткасы;
3. керамик савыт, тимер таба яки кирпеч (утка чыдам нәрсә);
4. шырпы.
Эксперимент этаплары:
I. Коры спиртны керамик савытка сал.
II. Спирт өстенә 2-3 кальций глюконаты таблеткаларын тез.
III. Спиртны яндырып җибәр.
IV. Бер минут көт: таблеткалар эри башлагач, алардан бөтерелгән кара-көрән төстәге «елан» барлыкка киләчәк. Бер таблеткадан 10-15 см «елан» чыга.
Берничә таблетканы бергә куйсаң, елан тагын да озынрак булачак. Монда бернинди дә сихер юк, бу – гап-гади химия. Кальций глюконаты (C₁₂H₂₂CaO₁₄) яндыргач, газга һәм күмергә таркала. Газ (CO₂) чыгып китә, ә күмер «елан» формасында катып кала.
Искәртү! Алда әйтелгәнчә, бу эксперименты укытучы яки әти-әни күзәтүе астында гына үткәрергә ярый. Шулай ук яныгызда су яки ком салынган савыт булсын. Эксперимент вакытында сак булыгыз, ахырдан кулыгызны сабын белән әйбәтләп юыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев