Логотип Идель
Бу – тема!

БОТАНИК БАКЧАСЫНДА ХИМИК ТӘҖРИБӘЛӘР

Сезнең белән Хәсән. Бүген без сезне ботаника бакчасына чакырабыз. Агачлар, чәчәкләр, кояш... Ләкин без монда сокланырга түгел, ә химик реакцияләр ярдәмендә чәчәкләрне төсле итәргә килдек. Сез әзерме? Киттек!

БЕРЕНЧЕ ТӘҖРИБӘ

Кирәк:

1. кәгазь яисә ак ясалма чәчәк;

2. кайчы;

3. фенолфталеин (Интернет кибетләрдә сатыла);

4. су;

5. нашатырь спирты (даруханәдә сатыла);

6. пульверизатор.

Эш тәртибе:

I. Кәгазьдән чәчәк ясагыз яисә ясалма чәчәк алыгыз.

II. Кечкенә стаканда фенолфталеинны суда эретегез.

III. Кәгазь чәчәкне фенолфталеин эремәсенә маныгыз.

IV. Чәчәкне киптерегез (ул ак булып калачак).

V. Пульверизаторга нашатырь спирты салыгыз.

VI. Аны кипкән чәчәккә сиптерегез.

VII. Ак чәчәк күз алдыгызда кура җиләге төсенә керәчәк!

Нигә шулай соң?

Фенолфталеин – индикатор. Ул селте (нашатырь спирты) белән реакциягә кергәч, кура җиләге төсе барлыкка килә. Индикаторлар химикларга матдәләрнең кислотамы, селтеме икәнен белергә ярдәм итә.

ИКЕНЧЕ ТӘҖРИБӘ

Чын чәчәкләрне төсле итүнең башка ысулы да бар. Бу тәҗрибә өчен түбәндәгеләр кирәк:

1. ак төстә теләсә нинди чәчәк (мәсәлән, гөлчәчәк яисә канәфер чәчәге);

2. азык-төлек буягычлары;

3. стакан яки ваза;

4. су;

5. пычак (әти-әни белән эшләү киңәш ителә);

Эш тәртибе:

I. Стаканга су салыгыз.

II. Шунда ук азык-төлек буягычы тамызыгыз (күбрәк салган саен, төс катырак.

III. Чәчәкнең сабакларын кыек итеп (45 градус белән) кисегез.

IV. Чәчәкне стаканга куегыз.

V. Бер төнгә калдырыгыз.

VI. Чәчәк кирәкле төскә буялачак.

Нигә шулай соң?

Сабак эчендәге вак көпшәләр (капиллярлар) аша су күтәрелә һәм буяуны да үзенә тарта. Бу – капиллярлык күренеше.

Йә, эшләп карадыгызмы? Килеп чыктымы? Нәтиҗәләрен безгә дә җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев