«Галәм» фәнни клубы
Мин – Казанның 18 нче «Галәм» гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Хәсән Миндубаев. Бер ел элек 5-6 нчы сыйныфлар өчен «Галәм» фәнни клубын оештырдым. Клубка килүче балаларны мин үз канатым астына алдым. Хәзер клубта 12 укучы шөгыльләнә. Без атнага бер тапкыр җыелып, химия, биология, физика, экология буенча тәҗрибәләр ясыйбыз. Миңа медицина бик кызыклы. Киләчәктә Казан дәүләт медицина университетына керергә телим. Шуңа күрә химия, биологияне тирәнтен өйрәнәм, олимпиадаларга әзерләнәм.
«Клуб ачу идеясе: балаларга да практик тәҗрибә кирәк, алар үз куллары белән эшләргә, күрергә тели».
«Галәм» клубын оештыруда миңа директорыбыз Гөлшат Әбүзәр кызы, тәрбия эшләре буенча киңәшче Гөлчәчәк Әсхәт кызы һәм химия-биология укытучыларым ярдәм итте.
Клубта без күп экспериментлар үткәрәбез. Мәсәлән, микроскоп ярдәмендә төрле предметларны карыйбыз, мәктәп территориясендәге кошларны күзәтәбез (бердвотчинг), экология буенча табигатьне саклау турында сөйләшәбез. Балалар үз куллары белән эшләгәндә фәннең көнкүреш тормышта никадәр мөһим икәнен аңлыйлар. Барлык дәресләрне мин татар телендә алып барам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев