ПИКНИККА НӘРСӘ АЛЫРГА ЯРАМЫЙ? ТАБИБ КИСӘТӘ!
Тышта кояш кыздыра. Мондый җылы көннәрдә өйдә утыру урынына пикникка чыгарга тәкъдим итәбез. Көннәр җылытты, димәк, дуслар, гаилә белән пикникка чыгар өчен идеаль вакыт җитте. Эссе һавада күп ризыклар бактерияләр өчен «курортка» әйләнә. Бу язмадан пикникка нәрсәләр алырга ярый һәм нәрсәләрне алу кирәкми турында белерсез.
Пикникка түбәндәге ризыкларны алмау хәерлерәк:
– майонезлы салатлар;
– йомшак сырлар;
– сөт, кефир, йогурт;
– пешкән колбаса;
– паштет;
– кремлы пирожныйлар.
Пикникка иминрәк азыклар:
– каты сыр;
– кипкән җиләк-җимеш;
– чикләвек;
– печенье яки коры тәм-том;
– термоста чәй;
– чиста су.
Яшелчә һәм җиләк-җимешне өйдә кисеп йөртмәгез – аларны пикникка килгәч кенә турагыз. Ризыкны кояш астында калдырмагыз, мөмкин булса, үзегез белән суыткыч-сумка йөртегез. Һәм иң мөһиме: кулыгызны юыгыз яки антисептик кулланыгыз!
Пикникларыгыз күңелле үтсен һәм ашказаны өчен квестка әйләнмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 октября 2026 - 10:08
ТҮБӘН КАМАДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАР ПРОКАТЫН ТЫЯЧАКЛАР
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
Нет комментариев