««ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» 26 ЕЛ ОЧЫШТА!»
«Иделем акчарлагы» бәйгесе быел 26нчы тапкыр әдәбият сөючеләрне бер мәйданга җыйды. 2026 елның гран-при иясе кем? Бу бәйгенең үзенчәлеге һәм әһәмияте нәрсәдә? Барлык сорауларга җавапны биредә табарбыз.

«Иделем акчарлагы» бәйгесе татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар өчен. Ул 2000 елдан бирле үткәрелә, һәм биредә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге каләм тибрәтүчеләр катнаша. Бәйгенең оештыручылары: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.
Эшләр өч төп юнәлеш буенча кабул ителде һәм бәяләнде: поэзия, проза һәм драматургия. Жюри составында исә шагыйрь, тәрҗемәче Рифат Сәлах, язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, шагыйрь, тәрҗемәче Ленар Шәех һәм язучы, журналист Гөлүсә Закирова иде.

«Идел» яшьләр үзәге директоры Салават Кадыйров:
- «Иделем акчарлагы» ул – бер тормыш. Яшь язучылар бирегә килгәч, өйгә кайткан кебек булабыз, диләр. Бу – яшь язучыларның өе. «Иделем акчарлагы» 26 ел очышта! Үзем дә 2019 елда «Идел» яшьләр үзәгенә әлеге проект аркылы килдем. Быелгы үзенчәлекләргә килсәк, гомуми катнашучылар саны 100гә кадәр җитте. Шулай ук әдәби мәктәпкә җиңүчеләр генә түгел, ә жюри әгъзалары тарафыннан иҗатлары югары бәяләнгән катнашучылар килде. Ул башка бәйгеләрдән әдәби мәктәп булуы белән аерылып тора. Биредә жюри әгъзалары эшләрне караганнан соң, катнашучылар «Идел» яшьләр үзәгенә барып, 3 көн дәвамында иҗат итәләр, остазлардан консультацияләр алалар.

22 ноябрь көнне исә Габдулла Тукай әдәби музеенда бәйгенең бүләкләү тантанасы булып узды. Йомгаклау этабында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Самара, Чиләбе һәм Киров өлкәләре, Пермь крае һәм Владимир өлкәсе вәкилләре катнашты.
Җиңүчеләр исемлеге:
Поэзия юнәлешендә гран-при иясе: Салихова Ландыш
Драма:
2 урын 14-18 яшь – Фатыйхова Мәликә
2 урын 19-35 яшь – Габдуллина Индира
3 урын 19-35 яшь – Сафина Гөлшат
Кызыксындыру бүләге 14-18 яшь – Ваккасова Ралия
Кызыксындыру бүләге 19-35 яшь – Галиуллина Лилия
Проза:
1 урын 14-18 яшь – Газетдинова Зәринә
1 урын 19-35 яшь – Галиуллина Лилия
3 урын 14-18 яшь – Сираев Закир
3 урын 19-35 яшь – Афзалова Адилә, Сафина Гөлшат
Кызыксындыру бүләге 19-35 яшь – Сабирҗанова Динә
Поэзия:
1 урын 14-18 яшь – Муртазина Рүзилә
1 урын 19-35 яшь – Хабибуллина Резеда
3 урын 14-18 яшь – Гыйләҗев Алмаз
3 урын 19-35 яшь – Афзалова Адилә, Вәлиев Азат
Кызыксындыру бүләге 19-35 яшь – Шакирова Рузалия, Әхмәтгалиева Гөлназ
Фотолар: «Идел» яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 ноября 2026 - 11:59
КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА АЧЫК ОЧРАШУ УЗАЧАК
-
23 ноября 2026 - 11:20
РОСПОТРЕБНАДЗОР МӘКТӘПЛӘРГӘ БИШ КӨНЛЕК УКУ АТНАСЫНА КҮЧӘРГӘ КИҢӘШ ИТТЕ
-
23 ноября 2026 - 11:15
«ВОЗДУХАН», «НИШЕВЫЙ» ҺӘМ «ПРАЙМ-ЭРА»: БУ СҮЗЛӘР ӨЧЕН СОЧИНЕНИЕДӘ БАЛЛНЫ КИМЕТЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
19 ноября 2026 - 09:41
2027 ЕЛДА ОГЭ АЛДЫННАН ӘҢГӘМӘ ҮТКФӘРҮ ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
Нет комментариев