Логотип Идель
Бу – тема!

ВИРТУАЛЬ ЧЫНБАРЛЫК ЧЫН СӘЯХӘТЛӘРНЕ АЛЫШТЫРА АЛЫРМЫ?

Күз алдыңа китер: син Эйфель манарасы башында басып торасың. Каршыңда – Парижның гаҗәеп күренеше, тирә-якта шәһәр тавышлары ишетелә, меңләгән ут балкый. Әмма VR-күзлекне салуга, син яңадан үз бүлмәңә кайтасың.

Бүгенге технологияләр ярдәмендә башка илләргә виртуаль сәяхәт кылырга, музейларда йөрергә, дөньяның иң матур урыннарын өйдән чыкмыйча күрергә мөмкин. Тик мондый сәяхәтне баш мие ничек кабул итә? Виртуаль дөнья чын сәяхәттән алган хисләрне һәм истәлекләрне алыштыра аламы? Әйдә, фәнни тикшеренүләр ярдәмендә җавап эзләп карыйк.

Баш мие виртуаль дөньяга ышанамы?

VR-технологияләрнең иң кызыклы үзенчәлекләренең берсе – кешедә анда булу хисе (sense of presence) тудыруы. Ягъни, виртуаль мохиткә чумгач, кеше үзен чыннан да шул урында кебек хис итә башлый.

Мәсәлән, Рим буйлап виртуаль сәяхәткә чыктың, ди. Башыңны борып Колизейны күрәсең, аның архитектурасын өйрәнәсең, тирә-яктагы тавышларны ишетәсең. Барысы да шулкадәр чын кебек тоела ки, син хәтта үз бүлмәңдә утыруыңны да бер мәлгә онытып җибәрергә мөмкинсең.

Моны фәнни тикшеренүләр дә раслый.

2022 елда галимнәр Сяоцзюнь Фань (Xiaojun Fan), Синьюй Цзян (Xinyu Jiang) һәм Няньци Дэн (Nianqi Deng) виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкның туризмга йогынтысын өйрәнгән. Алар барлыгы 16 559 кеше катнашкан 65 аерым тикшеренү нәтиҗәләрен анализлаган.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, виртуаль сәяхәттән алган тәэсирләргә йогынты ясаучы төп факторларның берсе – кешенең үзен чыннан да шул мохиттә булгандай хис итүе.

Димәк, виртуаль сәяхәт бездә чын эмоцияләр уята ала. Әмма бу аның гадәти сәяхәтне тулысынча алыштыруын аңлатмый әле.

Парижны күрү бер, ә круассан исен тою – икенче

Чын сәяхәт белән виртуаль сәяхәтнең төп аермасы – без кабул иткән тәэсирләрнең төрлелегендә.

Сәяхәт вакытында без истәлекле урыннарны карау белән генә чикләнмибез. Кояш җылысын, диңгез җилен тоябыз, җирле ризыкларны авыз итәбез, таныш булмаган телдә сөйләшкән кешеләрне тыңлыйбыз. Кайвакыт адашабыз, очраклы рәвештә матур урыннарга килеп чыгабыз, яңа кешеләр белән танышабыз.

VR-технологияләр күрү һәм ишетү аша бик күп тәэсирләр бүләк итә ала. Әмма бүгенге киң таралган VR-җайланмалар исләрне, тәмнәрне һәм кагылу хисләрен тулысынча кабатлый алмый.

Ә бит боларның барысы да истәлекләр формалашуда катнаша.

Шулай да виртуаль сәяхәт вакытында күргәннәребез дә хәтердә саклана.

2024 елда Annals of Tourism Research журналында басылган тикшеренүдә галимнәр VR-мохиттәге туристик тәҗрибәнең хәтергә йогынтысын өйрәнгән. Алар виртуаль тәҗрибәнең эпизодик һәм семантик хәтер формалаштыруга ярдәм итә алуын ачыклаган.

Эпизодик хәтер – үзебез кичергән вакыйгалар турында истәлекләр, ә семантик хәтер – дөнья турында туплаган белемнәребез.

Димәк, виртуаль сәяхәт тә хәтердә эз калдыра ала. Әмма экран аша Колизейны күрү белән Рим урамнарында үзең йөреп, шәһәрнең атмосферасын тою – ике төрле тәҗрибә.

VR-күзлек безне чын сәяхәткә илһамландыра аламы?

Сәяхәтнең иң кызыклы өлеше кайвакыт юлга чыкканчы ук башлана. Кая барасыңны сайлыйсың, фотолар карыйсың, маршрут төзисең, анда нәрсәләр күрәчәгеңне күз алдыңа китерәсең.

Ә хәзер күз алдыңа китер: Япониягә барырга хыялланасың, ләкин әлегә андый мөмкинлегең юк. VR-күзлек ярдәмендә Киото урамнарында йөрисең, борынгы гыйбадәтханәләрне күрәсең, шәһәр архитектурасы белән танышасың. Мондый тәҗрибәдән соң Япониягә чынлап та барып кайту теләгең тагын да артырга мөмкин.

2024 елда International Journal of Tourism Research журналында басылган тикшеренү нәкъ шушы күренешкә багышланган.

Галимнәр виртуаль чынбарлык ярдәмендә тудырылган күзаллауларның сәяхәткә илһамлануга һәм билгеле бер урынга бару теләгенә ничек тәэсир итүен өйрәнгән. Тикшеренү нәтиҗәләре VR-тәҗрибәнең кешене яңа сәяхәткә илһамландыра алуын күрсәткән.

Шулай булгач, виртуаль туризм чын сәяхәтләргә көндәш булмаска да мөмкин. Киресенчә, ул яңа урыннар белән танышырга һәм аларны үз күзләрең белән күрергә кызыксыну уятырга сәләтле.

Сәяхәт итү өчен өйдән чыгу мәҗбүриме?

Виртуаль туризмның өстенлекләре дә җитәрлек. Мәсәлән, бөтен кешенең дә дөньяның икенче читенә сәяхәт итәргә мөмкинлеге юк. Кемгәдер юл чыгымнары комачаулый, кемдер сәламәтлеге аркасында ерак сәфәргә чыга алмый.

Ә VR-технологияләр ярдәмендә ерак илләрнең архитектурасы белән танышырга, музей экспозицияләрен карарга, табигый һәйкәлләрне өйрәнергә була.

Мондый мөмкинлекләр белем бирү өлкәсендә дә файдалы. Әйтик, тарих дәресендә борынгы шәһәрне виртуаль рәвештә карап чыгу яки география дәресендә тауларны һәм вулканнарны өйрәнү дәресне кызыклырак итә ала.

Ләкин виртуаль сәяхәт кешене һәрвакытта да чын сәфәргә чыгарга этәрми.

2025 елда Journal of Hospitality and Tourism Management журналында урманлы табигый зоналарга виртуаль сәяхәтнең йогынтысын өйрәнгән тикшеренү басылган. Экспериментта 66 кеше катнашкан.

Галимнәр VR-тәҗрибәнең табигать туризмына карата уңай мөнәсәбәтне һәм сәяхәт итү теләген көчәйтә алуын ачыклаган. Әмма эксперимент кысаларында виртуаль чынбарлыкның кешеләрне чын сәяхәткә чыгаруга статистик яктан әһәмиятле йогынтысы расланмаган.

Ягъни берәр урынга барырга теләү белән чынлап та юлга чыгу – бер үк нәрсә түгел.

Виртуаль сәяхәтләр киләчәктә безне нәрсә белән шаккатырыр?

Технологияләр үсә бара. Бүген VR-күзлек ярдәмендә башка илгә виртуаль сәяхәт кылу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Киләчәктә исә мондый тәҗрибәләр тагын да чынбарлыкка якыная ала.

Әмма виртуаль дөнья чын сәяхәтләрне тулысынча алыштырыр дип әйтергә әлегә нигез юк.

VR безгә дөньяның төрле почмакларын күрергә, яңа белемнәр алырга, кызыклы тәэсирләр кичерергә ярдәм итә. Ә чын сәяхәт көтелмәгән очрашулар, яңа тәмнәр, исләр һәм алдан планлаштырып булмаган вакыйгалар белән аерылып тора.

Бәлки, киләчәктә бу ике төр сәяхәт бер-берсен алыштырмас, ә тулыландырыр гына?

Әйтик, син башта Парижны виртуаль чынбарлыкта өйрәнәсең, кайсы урыннарга барачагыңны сайлыйсың, маршрут төзисең. Ә аннары шәһәрне үз күзләрең белән күрергә юл тотасың.

Чөнки Эйфель манарасын VR-күзлектән карау – бер нәрсә, ә Париж урамнарында адашып, яңа пешкән круассан исен тою һәм урам музыкантларын тыңлау – бөтенләй башка!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев