Зәринә БАРИЕВА автор яңалыклары
-
НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ ОЗЫН ВИДЕОЛАРНЫ КАРАУ АВЫРЛАША?
Берәр фильмны яки озын видеоны ачабыз. Башта барысы да кызык тоела. Ләкин берничә минуттан соң телефонга карыйсы килә, хәбәрләрне тикшерәбез, башка видео ачып җибәрәбез. «Әле генә биш минут карадым бит», дип уйлыйбыз, ә игътибар инде бөтенләй башка җирдә. Кызык: безгә чыннан да озын видеолар ошамый башладымы, әллә безнең игътибарны туплау гадәтебез үзгәрдеме? -
ТАКТА ЯНЫНА ЧЫГУ КУРКУЫН НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
«Такта янына чык әле!» – бу сүзләрне ишеткәч, күп укучылар курка башлый һәм үзләрен уңайсыз хис итә. Җавапны белсәң дә, дулкынлану аркасында сүзләрне онытырга, ялгышырга яки үзеңне ышанычсыз тоярга мөмкин. Ләкин бу куркуны җиңеп буламы? -
НИ ӨЧЕН ЯШҮСМЕРЛӘР ҺӨНӘР БУЛАРАК МЕДИА ӨЛКӘСЕН ЕШРАК САЙЛЫЙ?
Элек журналист, телевидение алып баручысы яки режиссёр һөнәрләре яшүсмерләргә ерак һәм ирешүе кыен булып тоела иде. Бүген исә медиа турыдан-туры һәркемнең кулында: без кыска видеолар карыйбыз, яңалыклар укыйбыз, музыка тыңлыйбыз, блогерларны күзәтәбез. Шуңа күрә мәктәп укучыларының контентны куллану белән генә чикләнмичә, аны үзләре дә булдырырга теләве гаҗәп түгел. -
ШӘМСЕТДИН КҮЛТӘСИНЕҢ ТУУЫНА 170 ЕЛ
Шәмсетдин Күлтәси тарихы минем өчен танылган галим һәм мәгърифәтче тарихы гына түгел. Ул – минем карт бабамның әтисе, шуңа күрә аның язмышы миңа аеруча якын һәм шәхси әһәмияткә ия. Аның тормышы һәм эшчәнлеге турында күбрәк белү өчен, мин төрле материаллар өйрәндем, шулай ук аның туганы, нәсел дәвамчысы Хатиф Тәлгать улы белән әңгәмә кордым. Бу язмада Шәмсетдин Күлтәси турында тарихи шәхес буларак кына түгел, ә берничә буын узгач та гаиләбез хәтерендә сакланган кеше буларак сөйләргә телим. -
СПОРТ ТОРМЫШНЫ НИЧЕК ҮЗГӘРТӘ: БИЮДӘ ҮЗ ЮЛЫН ТАПКАН КЫЗ ТАРИХЫ
Спорт – кешене үз-үзен, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм беркайчан да туктамаска өйрәтә торган чын тормыш мәктәбе. 16 яшьлек биюче һәм тренер Азалиянең тарихы моңа ачык мисал. Унөч ел дәвамында бию белән шөгыльләнеп, ул үзенең яраткан эшен генә түгел, ә дисциплина, сабырлык һәм җаваплылык кебек сыйфатларны да үзләштергән. Бүген исә ул бу кыйммәтләрне үз укучыларына да тапшыра. -
БДИДА РУС ТЕЛЕННӘН 100 БАЛЛ ҖЫЙГАН МӘЛИКӘ РӘХИМҖАНОВА: «100 БАЛЛ – МАКСАТ ТҮГЕЛ, Ә ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘСЕ»
Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыю – күп кенә чыгарылыш сыйныф укучыларының хыялы. Әмма мондый нәтиҗә артында һәрчак айлар буе дәвам иткән тырыш хезмәт, үз-үзеңә таләпчәнлек һәм максатчанлык тора. Ф.Г. Аитов исемендәге 12 нче гимназияне тәмамлаучы Мәликә Рәхимҗанова рус теле буенча максималь – 100 балл җыйган. Без аның белән мәктәп еллары, имтиханнарга әзерлек, якыннарының ярдәме һәм киләчәк чыгарылыш укучыларына киңәшләре турында сөйләштек. -
КӘЕФЕҢНЕ КҮТӘРЕРГӘ ӨЙРӘН!
24 март – Халыкара депрессиягә каршы көрәш көне. Бу көн кешеләргә психик сәламәтлекнең мөһимлеген искә төшерә. Кайчак көннәр бертөрле, эш бик күп булганда кәеф төшүе – табигый хәл. Үз-үзеңә ярдәм итү өчен гел кыйммәтле дарулар яки махсус белгечләр кирәк түгел. Кәеф күтәрү ул – үз кулыбыздагы сәнгать. -
НИ ӨЧЕН БҮГЕН ВИНИЛ ПЛАСТИНКАЛАР ҺӘМ ПЛЕНКАЛЫ ФОТОАППАРАТЛАР ПОПУЛЯР?
Цифрлы технологияләр дөньяны басып алган чорда, музыка смартфоннарда, ә фотолар «облако»да җыелган заманда кешеләр кинәт «иске» әйберләргә тартыла башлады. Соңгы елларда винил пластинкалар сату күләме буенча компакт-дискларны гына түгел, хәтта кайбер цифрлы форматларны да узып киткән. Нигә шулай икән соң? Бу артка китешме? -
НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ КИТАПХАНӘЛӘР ҺӘМ ИҖТИМАГЫЙ УРЫННАР КИРӘК?
Кешелек тарихында һәрвакыт белем туплау, фикер алышу һәм бергә булу өчен урыннар булган. Элегрәк бу мәйданнар, базарлар, мәчетләр яки чиркәүләр булса, бүгенге көндә аларның ролен китапханәләр һәм төрле иҗтимагый урыннар үти. Болар барысы да безнең җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә, чөнки алар кешеләрне берләштерә, укырга, үсәргә һәм бер-берең белән элемтәдә булырга мөмкинлек бирә. Аларсыз безнең тормыш тагын да ялгызрак, мәгълүматсыз һәм төссезрәк булыр иде. -
МИКРО-ГАДӘТЛӘРДӘН БАШЛЫЙК!
Сәламәт яшәү рәвеше турында сүз чыкса, күпләрнең күз алдына шунда ук катгый диеталар, спортзалда сәгатьләр буе тир түгү килә. Нәкъ менә шушы «авыр башлангыч» күпләрне куркыта да инде: шуңа күрә үзгәрешләрне без еш кына дүшәмбегә, яңа айга яисә «яңа елдан башлармын» дип кичектерәбез. -
КЫШ КӨНЕ ТӘН ТИРЕСЕ СӘЛАМӘТЛЕГЕН КАЙГЫРТУ
Кышын суык һәм җил аркасында тире еш кына корый. Ул йомшак һәм сәламәт булсын өчен, тирене даими рәвештә тәрбияләү кирәк. Кыш – тире аеруча өстәмә кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ булган вакыт. Суык, җил, биналардагы коры һава һәм температураның кискен үзгәрүләре тиренең коруына, кабырчыклануына һәм ярсуына китерергә мөмкин. Аны сәламәт һәм саф килеш саклау өчен, махсус тәрбия режимын үтәү мөһим. -
КЕМ УЛ ГРИНЧ?
Гринч ул – балалар әкиятендәге гади генә яшел һәм ачулы персонаж түгел. Еллар дәвамында ул чын мәдәни феноменга, символга һәм хәтта иң салкын йөрәкнең дә җылына алуын күрсәтүче үрнәккә әйләнде. -
РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ ЯҢА ЕЛЫ НИЧЕК УЗА?
Яңа ел – бөтен дөнья кешеләрен берләштерә торган бәйрәм, яңа хисап башлануын белдерә. Аны төрле милләт вәкилләре шатланып көтеп ала. Һәр халыкта Яңа елны каршы алу үзенчәлекле традицияләр белән бәйле, әмма уртак яклар да бар. Кышның иң матур, тылсымлы чорын төрле халыклар ничек билгеләп үтә соң? -
ВОЛОНТЕРЛЫКНЫҢ ӨСТЕН ҺӘМ КИМЧЕЛЕКЛЕ ЯКЛАРЫ
Волонтерлык ул – яшьләр арасында популяр, хайваннарга яки җәмгыятькә ярдәм итүгә юнәлтелгән, ирекле һәм түләүсез эшчәнлек. Ел саен күпләр волонтер булып эшли. Волонтерлар җәмгыять тормышында катнашалар, мохтаҗларга ярдәм күрсәтәләр, тирә-юньдәге тормышны яхшырталар. Бу хезмәтнең нинди яхшы һәм начар яклары бар соң? Нинди мөмкинлекләр бирә волонтерлык?
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ