СПОРТ ТОРМЫШНЫ НИЧЕК ҮЗГӘРТӘ: БИЮДӘ ҮЗ ЮЛЫН ТАПКАН КЫЗ ТАРИХЫ
Спорт – кешене үз-үзен, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм беркайчан да туктамаска өйрәтә торган чын тормыш мәктәбе. 16 яшьлек биюче һәм тренер Азалиянең тарихы моңа ачык мисал. Унөч ел дәвамында бию белән шөгыльләнеп, ул үзенең яраткан эшен генә түгел, ә дисциплина, сабырлык һәм җаваплылык кебек сыйфатларны да үзләштергән. Бүген исә ул бу кыйммәтләрне үз укучыларына да тапшыра.

Шәрипова Азалия Алмаз кызы, 16 яшь, Казан шәһәренең 36 нчы гимназиясе
Күпләр өчен биюләр матур мавыгу гына булып күренә. Әмма һәр матур чыгыш артында сәгатьләр буе эшләгән күнегүләр, зур физик көч таләп иткән тренировкалар, үз өстеңдә даими эшләү һәм мөмкинлекләреңне арттыру ята. Нәкъ менә шул хакта кечкенәдән үк тормышын биюгә багышлаган Азалия сөйли.
Азалия өч яшендә әти-әнисе аны бию түгәрәгенә алып килгәннән соң бии башлый. Сигез яшендә ул хип-хоп белән шөгыльләнә торган студиягә килә. Нәкъ шул вакытта ул үзенә чын күңелдән якын булган юнәлешне тапканын аңлый.
«Классик биюдән соң бу бөтенләй башкача, бик кызык һәм үзенчәлекле иде. Беренче тренировканы тәмамлагач, мин үземне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп хис иттем, әйтерсең лә гомер буе нәкъ менә шуны көткәнмен», – дип искә ала кыз.
Кайберәүләр биюне «чын спорт түгел» дип санаса да, Азалия моның белән бөтенләй килешми. Аның сүзләренчә, моны сүз белән генә аңлатып булмый: күнегүләрдәге авырлыкларны бары тик үзең сынап карагач кына аңларга мөмкин.
«Мин кешеләргә тренировкалардагы физик йөкләнешләр турында сөйлим. Әмма кеше үзе эшләп карамыйча, моңа ышандыру бик авыр», – ди ул.

Ун еллык шөгыльләнү дәверендә матур чыгышлар һәм җиңүләр генә түгел, барысын да ташларга теләгән мизгелләр дә очрый. Моңа ару, катлаулы тренировкалар һәм җәрәхәтләр сәбәпче була. Даими шөгыльләнүләр нәтиҗәсендә Азалиянең билендә һәм тезләрендә проблемалар барлыкка килә. Шулай да ул яраткан шөгыленнән баш тарта алмый. Бу вакытта аңа командасы, дус кызлары һәм тренерлары зур терәк була.
«Туктарга теләгән вакытларда мин үземнең күпме юл үткәнемне һәм әле күпме максатларга ирешәсем килгәнен искә төшердем. Тренерларымның миңа ышануы аеруча көч бирде», – дип сөйли Азалия.
Нәкъ менә спорт аның характерын формалаштырган. Бүген дә хезмәт сөючәнлек, дисциплина һәм сабырлык аңа тормышта да, биюдә дә ярдәм итә. Аның фикеренчә, бу сыйфатлардан башка зур нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел.
Азалия тормышында тренер һөнәре аерым урын алып тора. Унике яшендә үк ул биюгә башкаларны да өйрәтергә теләвен аңлый. Ике елдан соң махсус укулар үтә һәм балалар белән эшли башлый. Ләкин яхшы спортчы булу белән яхшы тренер булу бер үк нәрсә түгел.
«Тренер һәр укучыга аерым якын килә белергә тиеш. Минем өчен иң авыры кечкенә балалар белән эшләү булды. Аларга хәрәкәтләрне генә түгел, ә дисциплинаны да өйрәтергә, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен аңлатырга кирәк», – ди ул.
Азалия дәресләрендә балаларга бию техникасын гына өйрәтеп калмый. Аның өчен иң мөһиме – аларга үз көчләренә ышанырга, оялчанлыкны җиңәргә һәм авырлыклардан курыкмаска ярдәм итү.
«Мин һәрвакыт укучыларыма: беркайчан да бирешмәгез, авырлыклардан курыкмагыз. Барысы да тәҗрибә һәм үз өстеңдә даими эшләү белән килә, дип әйтәм», – ди ул.

Көндәлек тыгыз тренировкалар мәктәптәге өлгерешенә бераз тәэсир итсә дә, биюләр Азалиягә күпкә кадерлерәк. Спорт ярдәмендә ул үз-үзенә ышанырга, сабыррак булырга һәм вакытын дөрес бүлергә өйрәнгән. Аның формалашуына тренерлары да зур йогынты ясаган. Алардан ул бию осталыгына гына түгел, ә хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек һәм үз эшеңне яратуга да өйрәнгән.
Әгәр дә аңа ун ел элекке үзенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булса, ул бер генә, әмма бик мөһим киңәш бирер иде:
«Беркайчан да бирешмә һәм кулларыңны төшермә».
Нәкъ шул киңәшне ул спорт яки бию белән шөгыльләнә башлаган һәркемгә дә җиткерә.
«Үзегезне беркайчан да башкалар белән чагыштырмагыз. Һәр кеше төрле, һәркем үз темпы белән үсә. Башкаларның уңышларыннан илһам алыгыз һәм һәр көнне кичәгедән яхшырак булырга тырышыгыз».
Азалиянең тарихы тагын бер кат шуны раслый: спорт ул физик активлык кына түгел. Ул кешенең холкын тәрбияли, җаваплылык хисен үстерә, куркуларны җиңәргә ярдәм итә һәм яңа мөмкинлекләр ача. Кеше зур спорт нәтиҗәләренә омтыламы яки күңеленә якын булган шөгыль белән генә мавыгамы, мөһим түгел. Спорт ярдәмендә күпләр үз юлларын таба, үз-үзенә ышаныч ала һәм иң зур җиңүнең иң элек үз-үзеңне җиңү икәнен аңлый.
Фотолар: Азалия Шәрипованың шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 августа 2026 - 13:22
КАЗАНДА РЕСПУБЛИКА ҺӘМ ШӘҺӘР КӨНЕН ҮТКӘРҮГӘ 45 МИЛЛИОН СУМ ТОТАЧАКЛАР
-
3 августа 2026 - 11:00
ТҮБӘН КАМАДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН МОБИЛЬ УЕННАР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
3 августа 2026 - 10:56
V КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА БИШ АЧЫК СЕССИЯ УЗАЧАК
-
31 июля 2026 - 13:06
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКЫТУЧЫЛАРГА ЯСАЛМА ФӘҺЕМ БУЕНЧА ТҮГӘРӘКЛӘР ҮТКӘРҮ ӨЧЕН ТҮЛӘЯЧӘКЛӘР
Нет комментариев