Логотип Идель
Бу – тема!

КЕМ УЛ ГРИНЧ?

Гринч ул балалар әкиятендәге гади генә яшел һәм ачулы персонаж түгел. Еллар дәвамында ул чын мәдәни феноменга, символга һәм хәтта иң салкын йөрәкнең дә җылына алуын күрсәтүче үрнәккә әйләнде.

 

Килеп чыгышы: Доктор Сьюз

Беренче тапкыр Гринч 1957 елда Америка балалар язучысы Теодор Гайзельнең (күбрәк Доктор Сьюз буларак билгеле) китабында пәйда була. Китап «Гринч Раштуаны ничек урлады?!» (How the Grinch Stole Christmas!) дип атала.

Кызыклы факт: Доктор Сьюз Гринчны үз-үзеннән күчереп ясаган. Язучы бервакыт көзгегә карагач, анда «гринчсыман» йөз күргән. Ул бәйрәмнең рухи мәгънәсенең бүләкләр һәм сату-алу белән алыштырылуын яратмаган, һәм нәкъ шуңа күрә тау башында яшәүче бу персонаж туган.

 

Гринч кем ул?

Гринч – яшел төстәге (оригиналь китапта ул кара-ак төстә, алсу күзле), йонлы зат. Ул кешеләрдән читтә, Дудка тавы башында үзенең бердәнбер дусты Макс исемле эт белән яши.

 

Гринчның төп сыйфатлары:

• Ул шау-шуларны, мәшәкатьләрне һәм Ктоград халкының шатлыгын күралмый.

• Риваять буенча, аның йөрәге гади затларныкыннан «ике размерга кечерәк» була.

• Ачулы булса да, ул бик яхшы уйлап табучы һәм стратег.

 

Бәйрәмне урлау планы

Хикәянең сюжеты гади: Гринчны Кторларның Раштуага әзерләнүе шулкадәр туйдыра ки, ул бәйрәмне урларга карар кыла. Санта-Клаус киемен киеп, ул шәһәргә үтеп керә һәм барлык бүләкләрне, бизәкләрне, чыршыларны, хәтта бәйрәм ризыкларын да җыеп алып китә.

Ләкин ахырда Гринч таң кала: бүләкләр булмаса да, Кторлар барыбер бергә җыелалар һәм шатланып җырлыйлар. Нәкъ менә шул мизгелдә ул Раштуаның әйберләр түгел, ә дуслык һәм җылылык бәйрәме икәнен аңлый. Аның йөрәге өч тапкырга зурая, һәм ул урланган барлык әйберләрне кире кайтара.

 

Кинода Гринч өч тапкыр экранлаштырыла

  1. Мультфильм (1966). Классик анимация. Нәкъ менә шушында Гринч беренче тапкыр яшел төскә керә.
  2. Джим Керри белән фильм (2000). Культка әйләнгән версия. Джим Керриның искиткеч уены ярдәмендә Гринч катлаулы һәм трагик персонаж итеп күрсәтелә.
  3. Illumination мультфильмы (2018). Заманча 3D-анимация. Монда Гринч явыз монстр түгел, ә күбрәк ялгыз һәм аңлашылмаган «ворчун» булып күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев