Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШ КӨНЕ ТӘН ТИРЕСЕ СӘЛАМӘТЛЕГЕН КАЙГЫРТУ

Кышын суык һәм җил аркасында тире еш кына корый. Ул йомшак һәм сәламәт булсын өчен, тирене даими рәвештә тәрбияләү кирәк. Кыш тире аеруча өстәмә кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ булган вакыт. Суык, җил, биналардагы коры һава һәм температураның кискен үзгәрүләре тиренең коруына, кабырчыклануына һәм ярсуына китерергә мөмкин. Аны сәламәт һәм саф килеш саклау өчен, махсус тәрбия режимын үтәү мөһим.

1. Битне саклау

Чистарту. Кышын тирене имгәтмичә чистарта торган йомшак пенкалар, молочко яки гидрофиль майлар куллану яхшырак.

Текстураларны алыштыру. Кышын тирегә тыгызрак һәм туклыклы кремнар кирәк. Составында церамидлар, сквалан, майлар (ши, жожоба) һәм Е витамины булуы мөһим. Бу компонентлар тиренең саклагыч катламын торгыза. Шулай ук А, Е һәм С витаминнары да файдалы.

Дымландыру. Гиалурон кислотасы кышын да мөһим ярдәмче булып кала, әмма дымландыргыч кремны урамга чыкканчы ким дигәндә 30–60 минут алдан сөртергә кирәк. Бу дымның тирегә сеңеп бетүе һәм «өшемәве» өчен мөһим.

SPF-саклау. Кар ультрамиләүшә нурларның 80 процентына кадәрен кире кайтара, шуңа күрә кышын да кояштан саклану зарур. Бигрәк тә урамда озак вакыт үткәргәндә яки кислоталар булган чаралар кулланганда.

2. Иреннәрне һәм күз тирәсен саклау

Бу зоналарда тире аеруча юка. Табигый балавыз (воск) булган туклыклы бальзамнар һәм күз тирәсе өчен майлырак кремнар кулланырга кирәк. Салкынга чыгар алдыннан һәрвакыт гигиеник ирен помадасы сөртергә онытмагыз.

3. Тән тиресен саклау

Кайнар душтан баш тарту. Кайнар су тиренең саклагыч катламын юып төшерә. Кышын 10–15 минут дәвамында җылы душ керү яхшырак.

Йомшак пилинг. Каты скрабларны йомшаграк, аз концентрацияле кислоталар булган чараларга алыштыру киңәш ителә. Алар тирене имгәтмичә яңартырга ярдәм итә.

Душтан соң тукландыру. Кремны, баттерны яки майны душтан соң, тире әле бераз дымлы чакта сөртегез: алай дым тире эчендә яхшырак саклана.

1. Бит өчен туклыклы битлекләр

Каймак һәм бал битлеге. 1 аш кашыгы майлы өй каймагын 1 чәй кашыгы бал белән бутарга кирәк. Каймак тирене яхшы тукландыра һәм тынычландыра, ә бал табигый дымландыргыч булып хезмәт итә. Битлекне 15–20 минутка сөртеп, җылы су белән юып төшерегез.

Солы битлеге. Солы кабыгын (хлопья) ваклап, өстенә ботка хәленә килгәнче кайнар сөт агызырга. Катнашма җайлы температурага кадәр суынгач, биткә сөртергә. Бу чара купшалануны һәм кызаруны киметә.

2. Кулларны һәм терсәкләрне сакла

Бәрәңге битлеге. Бәрәңгене пешереп, сөт һәм бер тамчы зәйтүн мае кушып, пюре хәленә китерергә. Массаны кулларга сөртеп, 20 минутка полиэтилен перчаткалар киеп торырга. Бу чара салкыннан барлыкка килгән ярыкларны нәтиҗәле төзәтә.

Майлы ванночкалар. Теләсә нинди үсемлек маен (көнбагыш, зәйтүн, җитен) җылытып, анда бармак очларын һәм учларны 10–15 минут тотарга. Бу тырнакларны ныгыта һәм кышын еш корый торган кутикуланы йомшарта.

3. Иреннәр өчен халык чаралары

Бал белән массаж. Иреннәргә аз гына шикәрләнгән бал сөртеп, бармак белән сак кына массаж ясарга. Бу бер үк вакытта йомшак пилинг та, тукландыру чарасы да булып тора.

Сөт мае. Борынгы заманнарда җилләнгән иреннәрне гади сөт мае яки каз мае белән сылаганнар. Ул тыгыз саклагыч катлам барлыкка китерә һәм җилдә дымның парга әйләнүенә юл куймый.

4. Тән өчен халык чаралары

Үләнле ванналар. Әгәр тән тиресе корылыктан кычытса, ваннага ромашка, чират (череда) яки чистотел төнәтмәсе өстәргә мөмкин. Шулай ук 1 литр сөт һәм берничә аш кашыгы зәйтүн мае кушылган ванна да яхшы нәтиҗә бирә.

Мөһим: Бу чараларны кулланыр алдыннан аллергия булмавын тикшерү өчен, тиренең кечкенә генә өлешендә сынап карарга киңәш ителә. Бигрәк тә балга һәм үләннәргә карата сак булыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев