Логотип Идель
Бу – тема!

ШӘМСЕТДИН КҮЛТӘСИНЕҢ ТУУЫНА 170 ЕЛ

Шәмсетдин Күлтәси тарихы минем өчен танылган галим һәм мәгърифәтче тарихы гына түгел. Ул – минем карт бабамның әтисе, шуңа күрә аның язмышы миңа аеруча якын һәм шәхси әһәмияткә ия. Аның тормышы һәм эшчәнлеге турында күбрәк белү өчен, мин төрле материаллар өйрәндем, шулай ук аның туганы, нәсел дәвамчысы Хатиф Тәлгать улы белән әңгәмә кордым. Бу язмада Шәмсетдин Күлтәси турында тарихи шәхес буларак кына түгел, ә берничә буын узгач та гаиләбез хәтерендә сакланган кеше буларак сөйләргә телим.

1856 елда дөньяга килгән, татар мәгърифәтчелеге тарихында тирән эз калдырган күренекле галим, фәлсәфәче, астроном һәм мөгаллим Шәмсетдин Күлтәсинең тууына быел 170 ел тулды. Аның тормыш юлы илебез тарихындагы иң катлаулы һәм давыллы чорларга – революцияләр, сугышлар, зур сәяси һәм иҗтимагый үзгәрешләр, коллективлашу елларына туры килә. Патша хакимияте эзәрлекләүләренә, консерватив даирәләрнең тәнкыйтенә һәм соңрак совет чорындагы басымнарга карамастан, ул үз карашларыннан, диненнән һәм мәгърифәтчелек эшеннән ваз кичми.

2026 елның 25 июлендә Күлтәс авылында узган Авыл көнендә мәгърифәтченең оныклары һәм башка нәсел дәвамчылары җыелды. Алар бабаларының каберен зиярәт кылып, Коръән аятьләре укыдылар, аның рухына дога кылдылар. Шушы очрашу уңаеннан без Күлтәсинең нәсел дәвамчысы белән сөйләшеп, тарихи шәхеснең гаилә хәтерендә ничек саклануы турында белештек.

Шәмсетдин Күлтәсинең тормышы сынаулар белән тулы булган. Аның өендә тентүләр үткәрелгән, яраткан китапханәсен тартып алып, дүрт ат олавына төяп алып чыгып юк иткәннәр, үзен йортыннан куып чыгарганнар. Әмма шушы авырлыкларга карамастан, гаилә хәтерендә ул нык рухлы, үз кыйбласына тугры кеше булып калган.

Гаиләгез өчен Шәмсетдин Күлтәси галим буларак кына түгел, кеше буларак нинди булып истә калган?

– Ул нык характерлы, күркәм холыклы кеше булган.

Зур сәяси үзгәрешләр һәм совет чорындагы репрессияләр аркасында, күп кенә гаиләләрдәге кебек, Күлтәсинең якыннары арасында да аның турында ачыктан-ачык сөйләшү куркыныч булган.

Гаиләгездә Күлтәси турында буыннан-буынга сөйләнеп килгән кызыклы яки гадәти булмаган истәлекләр бармы?

– Әтием әйтүе буенча, гаиләдә аның турында сөйләшмәгәннәр. Авыр вакытлар булган.

Шулай да аның төп сыйфатларының берсе – гыйлемгә омтылыш – бүгенге нәсел дәвамчыларында да чагыла. Гаиләнең яңа буыны белем алырга, рухи яктан үсәргә һәм бабаларының мирасын өйрәнергә тырыша.

Күлтәсинең нинди холык сыйфатлары бүгенге нәсел дәвамчыларына күчкән дип уйлыйсыз? Бу сезнең өчен шәхсән нәрсә аңлата?

– Гыйлемгә омтылышы күчкән дип уйлыйм. Әлбәттә, аның нәселеннән булуым белән горурланам. Әле дә гыйлем алуымны дәвам итәм, мәдрәсәдә укыйм.

Шәмсетдин Күлтәси үз чорында авыл мәктәбендә балаларга математика, тарих, география, астрономия һәм телләр укыткан, яңача белем бирү ысулларын яклаган. Аның тормышында мөгаллимлек һәм мәгърифәтчелек аерым урын алып торган.

Сезнеңчә, Күлтәси бүгенге заманда яшәгән булса, нинди кеше булыр һәм нәрсә белән шөгыльләнер иде?

– Ул үзенең яраткан эше белән шөгыльләнер иде дип уйлыйм. Мөгаллим булыр иде.

Дәүләтләр һәм сәяси режимнар алышынган, күп кенә мәчетләр ябылган, дингә каршы сәясәт алып барылган елларда Шәмсетдин Күлтәси кебек шәхесләр өчен үз иманын һәм карашларын саклап калу аеруча мөһим булган. Әгәр аңа бүгенге тормышны, мәчетләрнең яңадан ачылуын һәм кешеләрнең дингә ирекле рәвештә мөрәҗәгать итә алуын күрергә мөмкинлек булса, ул нәрсә уйлар иде икән?

Әгәр сез Шәмсетдин Күлтәси белән очрашып, аның белән бер көн үткәрә алсагыз, аңардан нәрсә турында сорар идегез?

– Ул кичергән авырлыклардан соң, кешеләрнең яңадан дингә кайтачагына, мәчетләрнең яңадан төзелә башлаячагына ышанган микән – шуны сорар идем.

Ә ул үзе, 170 елдан соң, нәсел дәвамчыларының бүгенге тормышын күрсә, аларга нәрсә әйтер иде?

– «Диндә булыгыз, Аллаһ Тәгаләгә ышаныгыз», – дип әйтер иде.

Шәмсетдин Күлтәсинең кабере бүген региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып санала. Әмма аның иң мөһим мирасы – кабер ташы яки тарихи истәлек кенә түгел, ә үз тормышы белән күрсәткән үрнәге.

Киләчәк буыннарның Күлтәси турында дәреслекләрдә язылмаган нәрсәләрне дә белүен теләр идегезме?

– Үзе яшәгән чордагы хакимиятләрнең аңа ясаган кысымнарына карамастан, ул яраткан эшен дәвам иткән: балаларны укыткан, динен ташламаган, Аллаһ Тәгаләне онытмаган.

Тәрбияле, гыйлемле һәм намуслы буын үстерү Шәмсетдин Күлтәси өчен мөһим кыйммәтләрнең берсе булган. Катлаулы чорлар аның исемен һәм мирасын озак вакыт күләгәдә калдырса да, бүген нәсел дәвамчылары һәм туган ягы халкы аны хөрмәт белән искә ала.

Йөз җитмеш ел үтсә дә, Шәмсетдин Күлтәсинең гыйлемгә, иманга һәм мәгърифәткә тугрылыгы онытылмый. Аның якты эзе буыннар хәтерендә саклана һәм дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев