ТАКТА ЯНЫНА ЧЫГУ КУРКУЫН НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
«Такта янына чык әле!» – бу сүзләрне ишеткәч, күп укучылар курка башлый һәм үзләрен уңайсыз хис итә. Җавапны белсәң дә, дулкынлану аркасында сүзләрне онытырга, ялгышырга яки үзеңне ышанычсыз тоярга мөмкин. Ләкин бу куркуны җиңеп буламы?
Минемчә, иң беренче чиратта үз-үзеңә ышанырга өйрәнергә кирәк. Дәрескә яхшы әзерләнсәң һәм теманы аңласаң, такта алдында җавап бирү дә җиңелрәк булачак. Өйдә җавабыңны берничә тапкыр кычкырып сөйләп карау да файдалы. Шулай итеп, үз фикерләреңне башта үзеңә, аннары башкаларга әйтергә күнегәсең.
Актерлык осталыгы дәресләре дә бу яктан бик файдалы. Анда кеше башкалар алдында чыгыш ясарга, игътибар үзәгендә булудан курыкмаска һәм дулкынлануны контрольдә тотарга өйрәнә. Махсус күнегүләр тавышны, дикцияне, мимиканы һәм хәрәкәтләрне дөрес кулланырга ярдәм итә. Кеше әкренләп аңа караган кешеләргә күнегә һәм үзен ышанычлырак хис итә башлый. Шуңа күрә сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе мәктәптә дә файдалы: берничә тапкыр чыгыш ясаганнан соң, такта янына чыгып, материалны тыныч кына сөйләү җиңелрәк була.
Тагын бер мөһим нәрсә – сыйныфташларның фикереннән артык курыкмаска кирәк. Кайвакыт укучы җавап биргәндә ялгышса, башкалар көләр дип борчыла. Ләкин һәркемнең дә хаталанырга хакы бар. Үзеңне башка укучылар белән чагыштырмыйча, үзеңнең алдагы нәтиҗәләрең белән чагыштыру мөһим. Бүген кичәгегә караганда ышанычлырак җавап бирә алсаң, бу инде алга китеш.
Җавап бирер алдыннан берничә тапкыр тирән итеп сулыш алып, акрын гына чыгарырга мөмкин. Әгәр җавап вакытында берәр фикерне онытып җибәрсәң, шунда ук куркырга кирәкми. Бераз туктап, уйларыңны җыеп алырга һәм аннары дәвам итәргә була. Шулай ук бик тиз сөйләшмәскә кирәк. Иң мөһиме – башкаларның синең турында нәрсә уйлавына түгел, ә үз җавабыңа игътибар итү.
Әлбәттә, хаталардан да курыкмаска кирәк. Дулкынланганда ялгышу – гадәти хәл. Бер тапкыр дөрес җавап бирмәү синең теманы белмәвеңне аңлатмый. Киресенчә, мондый очраклар киләчәктә дулкынлануны җиңәргә ярдәм итә.
Димәк, такта янына чыгу куркуын әкренләп җиңәргә мөмкин. Моның өчен яхшы әзерләнергә, җавапны алдан сөйләп карарга, тыныч сулыш алырга һәм үзеңә ышанырга кирәк. Ә актерлык осталыгы дәресләре һәм сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе кешегә үзен иркенрәк һәм ышанычлырак тотарга булыша. Иң мөһиме – чыгыш ясаудан качмаска, ә әкренләп моңа күнегергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев