ТАПКЫРЛАУ ТАБЛИЦАСЫН НИЧЕК ҖИҢЕЛ ӨЙРӘНЕРГӘ?
Тапкырлау таблицасында 100 мисал бар. Әмма аларның барысын да яттан белү мәҗбүри түгел. Кайберләре кабатлана, икенчеләрен гади кагыйдәләр ярдәмендә исәпләп була. Нәтиҗәдә, өйрәнәсе нибары 28 мисал кала! Моның өчен тапкырлау таблицасының берничә серен белү җитә. Кайсы мисалларны сызып ташларга, тугызга бармаклар ярдәмендә ничек тапкырларга һәм онытылган җавапны борынгы мисырлылар ысулы белән ничек табарга? Бергәләп ачыклыйк!
1. Кабатланган мисалларны табабыз
Җидене сигезгә тапкырласак, 56 була. Сигезне җидегә тапкырласак та, шул ук җавап чыга.
Математикада бу тапкырлауның урын алыштыру үзлеге дип атала. Ягъни тапкырлаучыларның урыннарын алыштырудан тапкырчыгыш үзгәрми.
7 × 8 = 8 × 7 = 56
Димәк, таблицадагы күпчелек мисаллар кабатлана. Бары тик диагональ буенча урнашкан мисалларның гына пары юк: 1 × 1, 2 × 2, 3 × 3 һәм шулай 10 × 10 га кадәр. Аларның саны — 10.
Калган 90 мисалны парларга бүлсәк, 45 пар килеп чыга.
45 + 10 = 55.
Димәк, таблицадагы 100 мисал урынына 55ен генә өйрәнү дә җитә. Калганнары — шуларның кабатланмасы.
2. Болай да белгәннәрне сызып ташлыйбыз
Берәр санны 1гә тапкырласак, шул ук сан килеп чыга. Ә 10га тапкырлау өчен санның уң ягына ноль өстәү җитә (таблицадагы бөтен саннар өчен бу кагыйдә эшли).
Мәсәлән:
7 × 1 = 7
7 × 10 = 70
Димәк, 1 һәм 10 белән бәйле мисалларны аерым ятлап торуның кирәге юк.
Хәзер таблицада 2дән 9га кадәрге саннар гына кала. Кабатланган мисалларны да исәпкә алмаганда, 36 мисалны өйрәнергә кирәк булачак.
Бу инде йөз шакмаклы зур таблица түгел, ә бер карточкага сыярлык исемлек.
3. Тугызга тапкырлау өчен бармакларны кулланабыз
Тугызга тапкырлауның кызыклы бер ысулы бар. Аның өчен ике кулның ун бармагы да җитә.
Кулларыңны алга суз һәм бармакларыңны сулдан уңга таба 1дән 10га кадәр санап чык.
Әйтик, 9ны 4кә тапкырларга кирәк.
Сулдан дүртенче бармагыңны бөгеп куй. Аның сул ягында өч бармак кала — бу дистәләр саны. Уң ягында алты бармак — берәмлекләр саны.
Җавап: 36.
9 × 4 = 36.
Бу ысулның үз аңлатмасы бар. Тугызны чираттагы санга тапкырлаганда, нәтиҗәдәге дистәләр саны бергә арта, ә берәмлекләр саны бергә кими:
9 × 2 = 18
9 × 3 = 27
9 × 4 = 36
9 × 5 = 45
Бармаклар белән исәпләгәндә дә шушы ук закончалыкны күрәбез: бөгелгән бармак уңга күчкән саен, аның сул ягындагы бармаклар саны арта, уң ягындагылар кими.
Шулай итеп, тугызга тапкырлауны да аерым ятламыйча исәпләп була.
Нәтиҗәдә, өйрәнәсе 28 мисал гына кала.
4. Җавапны онытсаң, борынгы мисырлылар ысулын куллан
Минемчә, тапкырлау таблицасындагы иң катлаулы мисалларның берсе — 7 × 8.
Әгәр җавабын онытсаң, аны исәпләп чыгарырга мөмкин. Мондый ысулны Борынгы Мисырда 3500 елдан артык элек үк кулланганнар. Аның өчен саннарны икеләтә арттыра һәм куша белү җитә.
Мәсәлән, 8не 7гә тапкырларга кирәк.
Башта сигезне берничә тапкыр икеләтә арттырабыз:
1 × 8 = 8
2 × 8 = 16
4 × 8 = 32
Хәзер 7 санына игътибар итик. Аны 1, 2 һәм 4 саннарының суммасы рәвешендә күрсәтергә мөмкин:
7 = 1 + 2 + 4.
Димәк, табылган өч нәтиҗәне кушарга кирәк:
8 + 16 + 32 = 56.
Шулай итеп, 7 × 8 = 56.
Бу ысул кечкенә саннар белән генә түгел, зур саннарны тапкырлаганда да эшли.
Бонус: 11гә тапкырлау сере
Бу алым инде гадәти тапкырлау таблицасыннан читкә чыга, әмма аны да белеп тору файдалы.
Мәсәлән, 34не 11гә тапкырлыйк.
34 санындагы 3 һәм 4 цифрлары арасына аларның суммасын язабыз.
3 + 4 = 7.
Нәтиҗәдә, 374 килеп чыга.
34 × 11 = 374.
Ә цифрларның суммасы 9дан зуррак булса?
Мәсәлән, 57 × 11.
5 + 7 = 12.
12 санының 2 цифрын уртага куябыз, ә 1не сул яктагы 5кә кушабыз.
Нәтиҗә: 627.
57 × 11 = 627.
Әлеге ысул икеурынлы саннарны 11гә тапкырлаганда кулланыла. Мондый тиз исәпләү алымнарын инженер Яков Трахтенберг та үз системасына туплаган.
Ә тапкырлау таблицасын кем уйлап тапкан?
Унлы санау системасындагы иң борынгы тапкырлау таблицаларының берсенә якынча 2300 ел. Аны Борынгы Кытайдан калган бамбук тактачыкларында тапканнар. Бу тарихи табылдык 2008 елда Цинхуа университетына тапшырылган.
Кызык, әлеге таблица без күнеккән варианттан катлаулырак булган. Анда яртылы саннар да кулланылган, һәм таблица ярдәмендә 99,5кә кадәрге саннар белән тапкырлау гамәлләре башкарырга мөмкин булган.
Япониядә исә тапкырлау таблицасын бүген дә «куку» дип атыйлар. Бу атама «тугыз тугыз» дигәнне аңлата. Элек Кытайда таблицаны кире тәртиптә, ягъни 9 × 9 мисалыннан башлап өйрәнгәннәр.
Үзеңне тикшер!
Өйрәнгән ысулларны практикада сынап кара:
- Бармаклар ярдәмендә 9 × 8 мисалын исәплә.
- Борынгы мисырлылар ысулы белән 6 × 7 мисалын чиш. Моның өчен 6 санын ике тапкыр икеләтә арттыр һәм кирәкле нәтиҗәләрне куш.
- 45 һәм 68 саннарын 11гә тапкырла.
Җаваплар:
- 9 × 8 = 72.
- 6 × 7 = 6 + 12 + 24 = 4
- 45 × 11 = 495; 68 × 11 = 748.
Нәтиҗә
Башта тапкырлау таблицасында 100 мисал бар иде. Кабатланганнарын сызып ташлагач, 55е калды. 1гә һәм 10га тапкырлау кагыйдәләрен кулланып, аларның санын 36га төшердек. Ә 9га тапкырлауны бармаклар ярдәмендә исәпләргә өйрәнгәч, 28 мисал гына калды.
Димәк, тапкырлау таблицасын өйрәнү өчен йөз мисалның барысын да аерым ятлау мәҗбүри түгел. Математик закончалыкларны аңлау, исәпләү алымнарын белү һәм аларны куллана алу күпкә мөһимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев