19 ноябрь 2026 яңалыклары
-
ТАПКЫРЛАУ ТАБЛИЦАСЫН НИЧЕК ҖИҢЕЛ ӨЙРӘНЕРГӘ?
Тапкырлау таблицасында 100 мисал бар. Әмма аларның барысын да яттан белү мәҗбүри түгел. Кайберләре кабатлана, икенчеләрен гади кагыйдәләр ярдәмендә исәпләп була. Нәтиҗәдә, өйрәнәсе нибары 28 мисал кала! Моның өчен тапкырлау таблицасының берничә серен белү җитә. Кайсы мисалларны сызып ташларга, тугызга бармаклар ярдәмендә ничек тапкырларга һәм онытылган җавапны борынгы мисырлылар ысулы белән ничек табарга? Бергәләп ачыклыйк! -
2027 ЕЛДА ОГЭ АЛДЫННАН ӘҢГӘМӘ ҮТКФӘРҮ ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
2027 елда 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе яңа форматта узачак. Биремнәр саны кими, әмма «зачёт» алу өчен таләпләр катгыйлана. Бу хакта Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) хәбәр итте.