Логотип Идель
Бу – тема!

ХӘТЕРНЕ ҺӘМ ИГЪТИБАРНЫ НИЧЕК ЯХШЫРТЫРГА?

Кайвакыт дәрес вакытында укытучының әйткәннәрен онытасыңмы? Китап укыганда игътибарың читкә китәме, ә кирәкле мәгълүматны искә төшерү авырмы? Борчылма: хәтерне дә, игътибарны да күнегүләр ярдәмендә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус җайланмалар яки күп вакыт кирәкми. «Ялкын» сиңа көн саен ясарга мөмкин булган 10 файдалы күнегү тәкъдим итә.

1. Шульте таблицаларын куллан

Шульте таблицасы – игътибарны тупларга һәм кирәкле мәгълүматны тизрәк табарга ярдәм итүче күнегү. Ул 25 шакмакка бүленгән квадраттан тора. Һәр шакмакта 1дән 25кә кадәрге саннар очраклы тәртиптә урнаштырыла.

Синең бурычың – саннарны бер-бер артлы мөмкин кадәр тиз табу. Шул ук вакытта күз карашыңны таблицаның уртасыннан читкә күчермәскә тырыш. Бу күнегү периферик күрү сәләтен дә камилләштерергә ярдәм итә.

Башта гади таблицадан башла, аннары катлаулырак вариантларны сынап кара.

2. Струп тестын үтеп кара

Бу күнегүдә сүзнең мәгънәсенә түгел, ә аның нинди төс белән язылуына игътибар итәргә кирәк.

Мәсәлән, «КЫЗЫЛ» сүзе зәңгәр төстә язылган ди. Син сүзне укырга түгел, ә зәңгәр төсне атарга тиеш.

Гади кебек тоелса да, башта бу биремне үтәү җиңел булмаска мөмкин. Чөнки баш миебез гадәттә сүзне укырга омтыла. Ә син аннан игътибарны башка нәрсәгә юнәлтүне таләп итәсең.

3. Өч минут дәвамында сызык сыз

Бер бит кәгазь һәм ручка ал. Өч минут дәвамында кәгазьгә өзлексез туры сызык сызарга тырыш. Бу вакытта игътибарыңны бары тик кул хәрәкәтенә генә юнәлт.

Башка нәрсә турында уйлый башлаганыңны сизсәң, сызыкта кечкенә генә өскә таба борылыш яса – кардиограммадагы кебек. Аннары дәвам ит.

Өч минуттан соң сызыкка кара. Анда борылышлар никадәр аз булса, игътибарыңны шулкадәр яхшырак саклый алгансың дигән сүз.

4. Сүзләрне кирегә әйт

Бу күнегүне хәтта урамда йөргәндә дә эшләргә мөмкин.

Тирә-юньдәге әйберләрне сайла һәм аларның исемнәрен кирегә әйтеп кара. Мәсәлән:

  • Агач – «чага»;
  • Китап – «патик»;
  • Фонарь – «ьраноф»;
  • Мәктәп – «пәткәм».

Башта кыска сүзләрдән башла, аннары озынракларын сайла. Биремне тизрәк һәм хатасыз башкарырга тырыш.

5. Ике эшне берьюлы башкар

Яңа аудиокитап яки подкаст куш. Тыңлаган вакытта бер кулың белән кечкенә тупны һавага ыргытып, тотып алырга тырыш.

Ике эшне дә игътибар белән башкару мөһим. Биш минуттан соң аудиоязманы туктат һәм нәрсә ишеткәнеңне үз сүзләрең белән сөйләп бир.

Бу күнегү игътибарны берничә эш арасында бүлү һәм мәгълүматны истә калдыру сәләтен сынап карарга ярдәм итә.

 

Хәтерне ныгытабыз

6. Саннарны истә калдыр

Бу күнегү кыска вакытлы хәтерне үстерүгә юнәлтелгән. Аны дустың белән бергә дә башкарырга мөмкин.

Дустың сиңа берничә саннан торган рәт әйтә, ә син аларны шул ук тәртиптә кабатларга тиеш.

Мәсәлән:

  • 2, 5, 8;
  • 4, 7, 1, 9;
  • 6, 3, 8, 2, 5.

Башта өч саннан башла, аннары рәткә тагын ике-өч сан өстә. Саннарның тәртибен бутамаска тырыш.

7. Фибоначчи эзлеклелеген исәплә

Фибоначчи эзлеклелеге – һәр киләсе сан алдагы ике санның суммасына тигез булган саннар рәте.

Мәсәлән:

  • 1 + 1 = 2;
  • 1 + 2 = 3;
  • 2 + 3 = 5;
  • 3 + 5 = 8;
  • 5 + 8 = 13;
  • 8 + 13 = 21.

Бу эзлеклелекне кәгазьгә язмыйча, башыңнан гына исәпләп кара. Ике соңгы санны истә тотып, киләсе санны үзең чыгарырга кирәк.

Күнегүне катлауландырырга теләсәң, зуррак саннардан башла.

8. Хәрәкәтләрне хәтердә калдыр

Бу күнегү хәрәкәт хәтерен һәм төгәллекне сынап карарга ярдәм итә.

Моның өчен стул, кәгазь һәм ручка кирәк. Кәгазьне стенага күз биеклегендә беркет. Стулга утыр, күзләреңне йом һәм кәгазьгә теләсә кайсы урынга нокта куй.

Аннары кулларыңны тезләреңә куй, бишкә кадәр сана һәм күзләреңне ачмыйча гына шул ук урынга икенче нокта ясарга тырыш.

Ике нокта бер-берсенә никадәр якын булса, хәрәкәтеңне шулкадәр төгәл кабатлый алгансың дигән сүз.

9. Шырпылар белән хәтереңне сына

Өстәлгә 4-5 шырпыны теләсә нинди тәртиптә урнаштыр. Аларга 2-3 секунд карап тор, аннары күзләреңне йом яки икенче якка борыл.

Хәзер шырпыларның ничек урнашканын хәтереңнән кәгазьгә төшер яки өстәлдә яңадан кабатла.

Башта аз сандагы шырпылардан башла, аннары аларның санын арттыр. Дустың белән дә уйный аласың: берсе үрнәк ясый, икенчесе аны хәтердән кабатлый.

10. Ишеткән сүзләрнең беренче хәрефләрен хәтерлә

Бу күнегү өчен сиңа ярдәмче кирәк булачак. Аннан бер-берсенә бәйле булмаган берничә сүзне әкрен генә укып чыгуын сора.

Синең бурычың – һәр сүзнең беренче хәрефен истә калдыру һәм ахырдан аларны дөрес тәртиптә әйтү.

Мәсәлән:

  • Бәрәңге, алма, китап, агач – БАКА;
  • Мәктәп, ишек, роза, апельсин, кош – МИРАК.

Сүзләрнең санын әкренләп арттыр. Шулай итеп, хәтереңә күбрәк мәгълүмат сыйдырырга өйрәнәчәксең.

 

Баш миеңә дә ял кирәк!

Хәтерне һәм игътибарны үстерү өчен күнегүләр генә җитми. Көндәлек гадәтләр дә зур роль уйный.

Менә берничә гади киңәш:

  • Йокыңны туйдыр. Яшүсмерләргә тәүлеккә 8–10 сәгать йоклау киңәш ителә. Йокы вакытында баш мие мәгълүматны эшкәртә һәм истә калдыра.
  • Хәрәкәтлән. Саф һавада йөрү, велосипедта йөрү, йөгерү яки бию – болар барысы да файдалы.
  • Телефоннан ял ит. Дәрес әзерләгәндә хәбәрләрне сүндереп тор. Берьюлы бер эшкә генә игътибар итәргә тырыш.
  • Китап укы. Укыганнан соң эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләп кара. Бу мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә.
  • Яңа нәрсә өйрән. Чит телдә сүзләр ятла, музыка коралында уйнарга өйрән, башваткычлар чиш.

Иң мөһиме – барысын да бер көндә башкарырга тырышма. Көн саен 5–10 минут вакыт бүлеп, үзеңә ошаган берничә күнегүне кабатла. Хәтер һәм игътибарны үстерү – бер көнлек эш түгел, ә даими күнегүне таләп итә торган процесс.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев