Бу – тема!
СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТАШЛАМАЛАР
17 ноябрь – халыкара студентлар көне. Әлеге статуста булган яшьләр кайларда азрак акча түли алалар? Нинди ташламалар, акцияләр бар? Әлеге язмада шулар белән танышырбыз.
- РЖД электричкаларында студентларга 50% скидка. Чит районнардан килеп укучылар өчен, бу – менә дигән акча экономияләү ысулы.
- Циркка йөрергә яратучылар өчен дә яхшы яңалык бар. Билетларга 15% скидка ясау каралган, әмма барып, кассадан алу зарур.
- Кинотеатрларда да студентлар өчен ташламалар каралган. Әйтик, «Синема 5»тә дүшәмбедән җомгага кадәр билетларны 250 сумга алырга мөмкин. «Мир» кинотеатрында дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр 50 сум ташлама ясыйлар. Ә «Киномакс»та дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 30% ташлама каралган, җомга көнне исә кичке 4кә кадәр.
- Галиәскәр Камал театрында чәршәмбе көнне билетларга 50% ташлама ясыйлар. Тамаша кылырга теләсәгез, бер ел алдан ук планлаштырырга тәкъдим итәбез!
- «Cups» та һәр дүшәмбе барлык ризык һәм эчемлекләргә 15% ташлама. Паралар арасында дуслар белән сөйләшү, аралашу өчен менә дигән урын һәм мөмкинлек.
- «Простая еда»да 30 ноябрьга кадәр һәр ризыкка 20% ташлама. Төшке ашны кайда ашыячагыгызны сез хәзер төгәл беләсез.
- «ВК музыка»да студентлар өчен подписка аена 99 сумны тәшкил итә. Башка платформалар белән чагыштырганда, әлеге сумма артык кыйммәт түгел, шуңа мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.
- Милли музей һәм аның филлиалларында студентлар өчен 50% ташлама каралган. Рухи яктан үсү өчен дә мөмкинлекләр шактый.
Башкалабыз студентлары, иң рәхәт һәм матур вакытыгызны истә калырлык итеп уздырырга тырышыгыз, мөмкинлекләрне кулланыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 ноября 2026 - 11:47
БДИ-2027: МАТЕМАТИКА ҺӘМ ИНФОРМАТИКАДАН ИМТИХАННАРДА ҮЗГӘРЕШЛӘР БУЛМАЯЧАК
-
13 ноября 2026 - 15:57
«ГЕРОЙ ЮЛЫ БУЙЛАП»: ЯҢА ПРОЕКТ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
-
12 ноября 2026 - 10:07
РОССИЯНЕҢ ТӨРЛЕ ТӨБӘКЛӘРЕННӘН ЭКОАКТИВИСТЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛАЧАК
-
11 ноября 2026 - 09:10
ФИЗИКА ТУРЫНДА МУЛЬТСЕРИАЛ ЧЫККАН!
Нет комментариев