Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
ГАДИ РИЗЫКНЫҢ КӨТЕЛМӘГӘН МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ
Бәрәңге – безнең кухнядагы иң гадәти ризыкларның берсе. Боламык, кыздырылган бәрәңге, бәлеш эчлеге, аш... Аны шулкадәр еш күрәбез ки, кайчак «бәрәңгенең нәрсәсе кызык инде?» дип тә уйларга мөмкин. -
ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘР ӨЧЕН МИЛЛИОНЕР БУЛУ КИРӘКМИ
«Хәйриячелек» сүзен ишеткәч, күз алдыгызга нәрсә килә? Зур фондлар, миллионлаган сум акча, танылган кешеләр, хастаханәләргә кыйммәтле җиһазлар? Ә чынлыкта хәйриячелек күпкә якынрак. Ул безнең көндәлек тормышыбызда да булырга мөмкин. Һәм моның өчен бай булу да, супергерой костюмы кию дә кирәкми. Хәйрия – ул кемгәдер ярдәм итү. Ә ярдәм акча белән генә үлчәнми. -
НИ ӨЧЕН ЯШҮСМЕРЛӘР ҺӨНӘР БУЛАРАК МЕДИА ӨЛКӘСЕН ЕШРАК САЙЛЫЙ?
Элек журналист, телевидение алып баручысы яки режиссёр һөнәрләре яшүсмерләргә ерак һәм ирешүе кыен булып тоела иде. Бүген исә медиа турыдан-туры һәркемнең кулында: без кыска видеолар карыйбыз, яңалыклар укыйбыз, музыка тыңлыйбыз, блогерларны күзәтәбез. Шуңа күрә мәктәп укучыларының контентны куллану белән генә чикләнмичә, аны үзләре дә булдырырга теләве гаҗәп түгел. -
СЕНТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
Көзнең беренче ае кемгәдер яңа танышулар, кемгәдер көтелмәгән мөмкинлекләр, ә кемгәдер үз-үзе белән җитди сөйләшү алып килер. Сентябрьдә йолдызлар бер киңәш бирә: ашыкма, ләкин мөмкинлекләрне дә кулдан ычкындырма. Карап карыйк, синең билгеңне бу айда ниләр көтә? -
ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА СИНЕ НИ КӨТӘ?
Яңа уку елы нәрсә алып килер икән: яңа дуслармы, көтелмәгән уңышлармы, әллә истә калырлык вакыйгалармы? 1дән 50гә кадәр бер сан сайла һәм быел сине нәрсә көткәнен бел! -
СИҢА НИНДИ ТӨСЛӘР КИЛЕШӘ?
Ни өчен кайбер кешегә билгеле бер төстәге киемнәр бик килешә һәм аның йөзен ачып җибәрә, ә икенчеләргә туры килеп бетми икән? Моның сере – үзеңә туры килгән төсне сайлый белүдә. Ул безнең көчле якларыбызны күрсәтә һәм кимчелекләребезне яшерә ала. Әлеге язмада мин сине төсләрнең серләре белән таныштырырмын һәм сиңа килешә торганын табарга ярдәм итәрмен. -
ӘГӘР ТАТАРСТАН КЕШЕ БУЛСА…
Күз алдыңа китер: Татарстан – республика түгел, ә кеше. Ул нинди булыр иде? Ничә яшьтә? Нәрсә кияр иде? Нинди музыка тыңлар иде? Кемнәр белән аралашыр иде? 30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан без аны кеше итеп күз алдына китерергә булдык. -
ОЗАК ЯШӘҮ СЕРЛӘРЕ
100 яшькә кадәр яшәргә теләр идеңме? Ә 100 яшьтә дә сәяхәт итәргә, дусларың белән очрашырга, үз аягыңда йөрергә һәм яңалыклар белән кызыксынырга? Озак гомер турында сөйләгәндә, гадәттә, без әби-бабайларны күз алдына китерәбез. Әмма сәламәт картлыкның кайбер нигезләре нәкъ менә яшүсмер чакта салына. -
КӨЗГЕ БУКЕТ: ТАБИГАТЬНЕҢ ИҢ МАТУР ТӨСЛӘРЕ
Көзне соры һәм күңелсез ел фасылы дип уйлыйсызмы? Алай түгел! Табигать нәкъ менә көзен иң матур төсләргә төренә: агачлар сары, кызыл, кызгылт-сары яфракларга күмелә, бакчаларда соңгы чәчәкләр ата, ә миләш тәлгәшләре агачларда уттай янып тора. -
МАКАРУНС КӨНЕ: ӨЙДӘ ФРАНЦУЗ ДЕСЕРТЫ ӘЗЕРЛИБЕЗ
Тыштан – кетердәп тора, эчтән – йомшак, ә уртасында тәмле крем. Макарунс, ягъни французча macaron, дөньядагы иң танылган десертларның берсе. Макарунс көне уңаеннан аны өйдә әзерләп карарга тәкъдим итәбез. -
«ПЕЧƏН БАЗАРЫ» – 2026 ПРОГРАММАСЫ
Агымдагы елның 29-30 август көннәрендә Иске Татар бистəсендə (Кабан күле яр буенда) татар дизайны дөньясының төп вакыйгасы – «Печəн базары» татар шəһəр мəдəнияте һəм дизайны фестивале узачак. -
ХАЙВАННАР КҮРӘ ТОРГАН ДӨНЬЯ
Күз алдыңа китер: синең алдыңда бал корты, мәче һәм эт утыра. Сез барыгыз да бер үк чәчәккә карыйсыз, әмма һәркайсыгыз аны төрлечә күрә. Кешегә күренмәгән бизәкләр, башка төсләр, хәтта без бөтенләй сизми торган нурлар... Димәк, һәр хайван, җанвар, кош-корт дөньяны үзенчә күренә. Нигә алай? Әйдә, ачыклыйк. -
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕНӘ ПРОГРАММА
Быел Казанда бәйрәм чаралары «Татарстан мәхәббәтем – гашыйк итә торган республика. Казаным мәхәббәтем – гашыйк итә торган шәһәр» концепциясе астында үтәчәк. Төп чаралар 28–30 август көннәрендә узачак. Барлык төп мәйданчыкларга керү ирекле. -
БӘРӘҢГЕ ДӨНЬЯ БУЙЛАП СӘЯХӘТ ИТӘ
Бәрәңге – бөтен дөньяда диярлек яратылган ризык. Әмма һәр ил аны үзенчә әзерли. Кайдадыр аны уып кыздыралар, кайдадыр камырга әйләндерәләр, ә кайбер илләрдә бәрәңге хәтта милли ризыкның төп өлеше булып тора. -
ШӘМСЕТДИН КҮЛТӘСИНЕҢ ТУУЫНА 170 ЕЛ
Шәмсетдин Күлтәси тарихы минем өчен танылган галим һәм мәгърифәтче тарихы гына түгел. Ул – минем карт бабамның әтисе, шуңа күрә аның язмышы миңа аеруча якын һәм шәхси әһәмияткә ия. Аның тормышы һәм эшчәнлеге турында күбрәк белү өчен, мин төрле материаллар өйрәндем, шулай ук аның туганы, нәсел дәвамчысы Хатиф Тәлгать улы белән әңгәмә кордым. Бу язмада Шәмсетдин Күлтәси турында тарихи шәхес буларак кына түгел, ә берничә буын узгач та гаиләбез хәтерендә сакланган кеше буларак сөйләргә телим.
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ