КЫЗЫЛ ТАУ, САЛКЫН МӘГАРӘ, «КАРА ЭНҖЕ»: ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ УРЫННАРЫ
Безнең Республика матур, серле һәм риваятьләр тулы урыннарга бай. Җәй көне аларны карап, барлап кайтырга менә дигән вакыт. Минем сезгә шуларның берничәсен тәкъдим итәсем килә.
Юрьев мәгарәсе, Кама Тамагы районы
Юрьев мәгарәсе – Татарстандагы туризм өчен бердәнбер мәгарә булып санала. Табигатьнең әлеге гаҗәеп урыны Богородское тауларында урнашкан, һәм аның озынлыгы 1005 м. Тикшеренүчеләр беренче тапкыр бирегә 1953 елда төшә. Мәгарәдә салкын, температура якынча +7°C. Юл башында «Көмеш зал» урнашкан (түшәмдәге су тамчыларына фонарь белән яктыртканда, бәллүр эффекты барлыкка килгәнгә шундый исем бирелгән). Аждаһа Зилант мәгарәгә хәзинә эзләп килгән юлчыларны шул рәвешле җәлеп иткән дигән риваять тә бар. Монда җир асты күлен, эшләп торган шахта һәм мәгарәләргә охшаган гаять зур куышлыклар очратып була.
«Бабайда кунакта», Актаныш районы Әнәк авылы
Парк Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең кече Ватанында урнашкан. Ул ике авылны – Әнәк һәм Пучыны тоташтыра. Паркның кайбер үзенчәлекләре:
– интерактив зоналар һәм арт-объектлар: алар Минтимер Шәймиев биографиясендәге аерым эпизодларны чагылдыра.
– мемориаль сквер: биредә күптөрле агачлар һәм авыл хуҗалыгы культуралары утыртыла. Бакчаның үзәк өлешендә Татарстан картасы рәвешендә мемориал урнашкан.
– күзәтү мәйданчыгы: аннан төзекләндерелгән буаларны карарга мөмкин.
– фестиваль мәйданчыгы: ул музыкаль кичәләр үткәрү өчен сәхнә һәм амфитеатр белән җиһазландырылган.
– мәгълүмати стендлар: алар Минтимер Шәймиев тавышы белән аның тормыш юлы турында сөйлиләр.
Кара күл, Балтач районы
Балтач районының «кара энҗе»се – Кара күлнең тирәнлеген төгәл билгели алучы юк: кемдер 18 м, кемдер 100 метрга кадәр җитә торган урыннары да бар дип фикер йөртә. Исеменең барлыкка килүе дә кызык: ул риваятькә бәйле. Элек күл янында караңгы урман булган, шуңа күрә су кара кебек күренгән, һәм шушындый исем барлыкка килгән. Ял итүчеләрне мондагы урманның саф һавасы һәм чиста сулык җәлеп итә. Ләкин Кара күл ял итү урыны буларак кына билгеле түгел, элек күл башка урында урнашкан, ә аннары серле рәвештә күченгән дигән фикерләр йөри.
Чатыр-Тау, Азнакай
Азнакай шәһәреннән җиде чакрым ераклыкта урнашкан Чатыр-Тау Татарстанның иң биек нокталарының берсе (диңгез өсте тигезлегеннән 334,5 метр) булып санала. Тау башыннан тирә-яктагы панорамалы күренеш, калкулыклы ландшафт һәм урман ачыла. Халык ышанулары буенча, тау итәкләрендә магнит яшерелгән, ә аннан ага торган чишмәләр шифалы һәм изге. Тау битләрендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр очрый (акбур мәкәсе, тәңкәяфрак). Чатыр-Тауда Татарстан буенча иң зур байбаклар (сурок) колониясе яши – 7000нән артык баш. Әлеге тау өстендә еш кына дельта- һәм парапланеристлар оча.
Кукмара каньоны, Кукмара районы
Бу урын үзенең гадәти булмаган төсе белән җәлеп итә. Кемнәрдер аны хәтта «татарча мини Гранд-Каньон» дип тә йөртә. Мондагы туфракта бакыр күп, шуңа күрә «кыялар» да кызгылт төскә кергән. Баштарак бу урында ком тапканнар, ләкин зур ком бөртекләре аркасында ул төзелеш өчен яраксыз булып чыккан. Явым-төшемнәр, җилләр һәм башка табигый күренешләр комлы карьерны серләр тулы каньонга әйләндергән. Матур фотолар ясау өчен бу – менә дигән урын.
Сурәтләр: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
Нет комментариев