Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАН КӨНЕНДӘ КАЗАНДАГЫ ЧАРАЛАР

Гадәттәгечә, 30 август көнне Казанда берьюлы ике бәйрәм – Республика көне һәм шәһәр көне билгеләп үтеләчәк. Быел Казанга 1020 яшь тула. 30 августта Казан халкын һәм кунакларны бай программа көтә. Фестивальләр, чаралар шәһәрнең төрле мәйданчыкларында, шул исәптән «Урам» экстрим-паркында һәм Игенчеләр сарае янындагы территорияләрдә узачак. Бәйрәм «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда концерт белән тәмамланачак. Хедлайнерлар Татьяна Буланова һәм «Хор Турецкого».

 

Казан Кирмәнендә «Дәрт-фест» – заманча татар мәдәнияте фестивале (13:00)

Казан Кирмәне татар модасына, музыкасына һәм сәнгатенә битараф булмаганнарны җәлеп итү үзәге булачак. Биредә җирле осталарның эшләнмәләреннән маркет, шулай ук мода күрсәтү узачак, локаль дизайнерлар яңа коллекцияләрен тәкъдим итәчәк.

Балалар өчен уеннар һәм иҗади дәресләр белән интерактив мәйданчык оештыралар. Теләге булган һәркем мастер-классларда яңа хоббилар үзләштерә, урам театры һәм ачык һавада кино күрсәтү белән ләззәтләнә алачак. Сәхнәдә Yummy Music лейблының татар инди-артистлары булачак.

 

Игенчеләр сарае янындагы мәйданда мотофестиваль (11:00-17:00)

Фестивальнең төп программасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Катнашучыларны Harley Davidson Винтаж мотоцикллары күргәзмәсе, шоулар һәм байкерлар ярышлары көтә. Теләге булган һәркем, мотоциклына әләм һәм георгий тасмаларын беркетеп, мотопарадка кушыла алачак.

 

«Урам» экстрим-паркында урам культуралары фестивале (10:00)

Инде җиденче тапкыр «Урам» фестивале экстремаль спорт төрләрен яратучыларны, заманча рәссамнарны, биючеләрне һәм музыкантларны берләштерәчәк. Топ BMX-райдерлар үз командаларын җыячаклар һәм фан-контест форматында көрәшәчәкләр, җиңүчене тамашачылар сайлаячак.

Спорт программасы кысаларында шулай ук һава-көч атлетикасы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге, хип-хоп стилендә бию батллары, 3х3 баскетбол турниры узачак. Тагын скейтбординг, роликлар, паркур буенча ярышлар планлаштырылган.

Фестивальнең төп сәхнәсендә җирле артистлар музыкасы яңгыраячак, шул исәптән Defne, URTIC электрон дуэты, K3DERT триосы булачак.

Моннан тыш, парк территориясендә урам культурасы турында лекторий, мастер-класслар, арт-зона, фуд-корт һәм маркет булдырылачак.

 

Камал театры янында «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме (11:00)

Татар гармуны бәйрәмнең төп символы булачак. 11:00 дән 13:00 гә кадәр театрның иске бинасы каршында халык көйләре яңгыраячак. Аларны Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илназ Бах, Ришат Фазлыйәхмәтов башкарачак.

 

«Елмай» паркында «Тау-фест» китап фестивале (30 һәм 31 август)

Балалар паркында нәширләр, язучылар, артистлар һәм китап яратучылар җыелачак. Килүчеләр фильмнарга саундтреклар тыңлый, мастер-классларда катнаша, мультфильмнар карый, өстәл уеннары уйный, иҗади очрашуларда катнаша һәм, әлбәттә, яңа китаплар сатып ала алачак.

 

Кабан күле яр буенда «Милли кием» фестивале (12:00)

Мәрҗани урамы җәяүлеләр зонасына әвереләчәк, анда локаль брендлар ярминкәсе, туку һәм милли аксессуарлар ясау буенча мастер-класслар, Кабан күле турында китап һәм фильм тәкъдим ителәчәк.

Программаның аерым өлешен Казан театры тарихына багышлыйлар. Биредә Камал театрының архив афишалары һәм төрле еллардагы спектакльләрдән костюмнар, шулай ук «Күләгәдә» / «В тени» спектаклен күрсәтәчәкләр.

Музыкаль сәхнәгә чуваш төркеме Shanu, башкорт җырчысы Айдар Исхаков, татар R&B-йолдызы Elina чыгачак.

 

Ипподромда ат чабышы бәйрәме (14:00)

Кунакларны 15 узыш көтә, шул исәптән илнең иң абруйлы ат спорты ярышлары – РФ Президенты призына чабышлар. Гомуми приз фонды 38 миллион тәшкил итәчәк, ә ярышларда 190 ат катнашачак.

Спорт бәйрәме татар эстрадасы йолдызлары Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева һәм Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгышлары белән үрелеп барачак. Моннан тыш, кунаклар өчен бушлай мастер-класслар, атларда һәм пониларда йөрү зоналары оештырылачак.

 

Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» фестивале (14:00)

Фестиваль халык иҗаты традицияләрен саклап калу, талантлы коллективларга ярдәм итү һәм Россия халыкларының мәдәни бердәмлегенә ярдәм итү өчен оештырылган. Катнашучылар вокаль һәм бию номерларын тәкъдим итәчәк, ә жюри аларның чыгышларын бәяләячәк.

 

 Игенчеләр сарае янында «Казан көзе» опера фестивале (20:00)

Альбина Шаһиморатова, Екатерина Лукаш, Екатерина Бегунович, Константин Федотов, Иван Бородулин, Данил Сахаров үзләренең көчле опера тавышлары белән гаҗәпләндерерләр. Алар Татарстан Республикасы симфоник оркестры һәм дирижер Александр Сладковский белән чыгыш ясаячак.

Бу кичне Моцарт, Пуччини, Россини, Гендель операларыннан арияләр яңгыраячак. Программада – рус композиторлары Шостакович, Чайковский һәм Бородин әсәрләре.

 

КОНЦЕРТ: «Хор Турецкого» һәм Татьяна Буланова чыгышлары

(16:00 дән 22:00 гә кадәр)

Төп музыкаль вакыйга «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда узачак. Үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны Казан шәһәр филармониясе, Дмитрий Железнов капелласы, «Пару ночей» төркеме, Аили, Defne, «Виллер Продакшн» лейблы вәкилләре сөендерәчәк.

 «Хор Турецкого» опера арияләре, мюзикллардан җырлар, халык көйләре һәм дөнья хитлары кергән программа тәкъдим итәчәк.

Татьяна Буланова «Не плачь», «Ясный мой свет», «Мой ненаглядный» һәм башка бик күп хитларын башкарачак.

 

Шәһәр көненә салют

Бәйрәм Казансу өстендә 22:00 сәгатьтә җибәреләчәк фейерверк белән тәмамланачак. Иң матур манзара «Казан» гаилә үзәге яки Кремль яр буеннан күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев