Гадәттәгечә, 30 август көнне Казанда берьюлы ике бәйрәм – Республика көне һәм шәһәр көне билгеләп үтеләчәк. Быел Казанга 1020 яшь тула. 30 августта Казан халкын һәм кунакларны бай программа көтә. Фестивальләр, чаралар шәһәрнең төрле мәйданчыкларында, шул исәптән «Урам» экстрим-паркында һәм Игенчеләр сарае янындагы территорияләрдә узачак. Бәйрәм «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда концерт белән тәмамланачак. Хедлайнерлар – Татьяна Буланова һәм «Хор Турецкого».