Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛЕКТӘГЕ «ТЕКӘ» КЫЗЫКСЫНУЛАР НИНДИ НӘТИҖӘЛӘРГӘ КИТЕРЕРГӘ МӨМКИН?

Үз-үзләрен югалткан, әйләнә-тирәнең начар тәэсирен үзендә тойган яшүсмерләр бүгенге көндә шактый. Алар тыелган матдәләр, ягъни наркотиклар ярдәмендә онытылмакчы булалар. Татарстан статистикасы һәм закон бу хакта нәрсә сөйли? Әти-әниләр балаларының дөрес юлда түгеллеген ничек белә ала? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны биредә табарбыз!

 

Татарстан буенча 2024 елның статистикасына күз салсак, 19,3 мең кеше наркоучетта тора. Шулар арасында 2 һәлак булган яшүсмер дә бар. Кулга тотылганнары исә – 34.

Бу эшкә балигъ булмаганнарны ничек җәлеп итәләр соң?

 Иң беренче чиратта ул – ялган өметләр һәм тиз акчалар. Әти-әнидән бәйле буласы килмәгәннәр өчен бу «менә» дигән тәкъдим. Шулай ук яшүсмерләрнең исемнәре аноним булып калачак һәм «ташламабыз» дип сүз бирәләр.

Закон тарафыннан нинди җәзалар каралган?

6.9 КоАП – куллану (16 яшьтән)

6.13 КоАП – пропаганда (хәтта киемдә берәр символика булса да)

228 УК РФ – саклау: 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү

228.1 УК РФ – сату: 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү

Әти-әниләр балаларының наркотик кулланганнарын ничек белә алалар?

  1. Яшүсмернең тиз арада кереме барлыкка килү
  2. Электрон үлчәүләр, изолента, кечкенә пакетлар
  3. Лексиконында «клад», «закладка», «эска» кебек сүзләр барлыкка килү
  4. Кәефе бик еш үзгәрә башлый һәм башкалар

Әгәр югарыда әйтеп үтелгәннәр күзәтелә башлый икән, балагызның киемнәрен, интернетта нинди сайтларда утырганын тикшерегез. Шулай ук әйләнә-тирәсендәге кешеләргә дә игътибар итү зарур. Профилактика максатыннан, наркотикларның зыяны турында видеолар, интервьюлар күрсәтү тәкъдим ителә.

 

Наркоманиянең бала психикасына йогынтысы хакында психолог Хәбил Сәхәбиев белән сөйләштек.

Дусларны игътибар белән сайла

- Сиңа дусларың наркотиклар тәкъдим итә икән, уйлан: алар чынлап та синең дуслармы икән? Гадәттә, тыелган матдәләрне кулланучылар бер төркемгә җыелалар, ә кайберләре «случайно» килеп эләгәләр. Андыйлардан һәрвакыт читтә йөрергә кирәк. Күп кенә наркоманнар җиңелчә генә дозадан башлыйлар, әмма бер кергәннән соң инде кире «чыга алмыйлар». Бер тапкыр гына кулланып карасаң да, син упкынга тәгәрәүгә бик якынлашасың.

Бәйлелек ни өчен барлыкка килә?

Һәр бәйлелек эмоциональ өлгермәгәнлеккә бәйле. Бу нинди дә булса хисләрдән качу дигәнне аңлата. Әгәр куркасың икән, син бу хисне тоерга тиешсең, аннан качарга кирәкми. Нәкъ менә авыр халәтне кичерә алмаганга күрә, кешеләр наркотиклар куллана башлый. Чөнки алар онытылып торырга мөмкинлек «бирә». Димәк, син тормышны яшәмисең, син аннан качасың.

Киңәш

Мондый хәл күзәтелсә, әти-әниләр, иң беренче чиратта, нинди кыйммәтләргә өстенлек биргәннәрен аңларга тиешләр. Шулай сөйләшеп, нәкъ менә наркотиклар темасына да килергә була.

 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгың бердәм ышаныч телефоны: 291-20-02

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев