«НОВАЯ ВОЛНА 2025»: КАЙЧАН, КАЙДА, КЕМНӘР БУЛА?
Казан башкалабыз кунакларын һәм биредә яшәүчеләрне һәрдаим шәп чаралар белән сөендереп тора. Шуларның берсе – «Новая волна» җыр фестивале, ул быел бездә була икән бит.
Россиядә 2015 елдан башлап «Новая волна» проекты үткәрелә. Фестивальдә танылып килүче яшь артистлар, популяр җырчылар чыгыш ясыйлар, үзләрен таныталар. Конкурсантлар башта сайлап алу этабы узалар. Шуны да искәртеп узарга, биредә бары тик сәләтлеләр һәм үҗәтләр генә кала. Проектның төп максаты – яшь җырчыларны таныту һәм музыка ярдәмендә милләтләр мөнәсәбәтләрен ныгыту.
Быел исә чараны уздыру урыны – Казан, Ямашев проспекты, 115А, «Ак Барс Арена» яны.
Фестиваль 21 августтан 26сына кадәр дәвам итәчәк.
21 август – «Новая волна 2025» халыкара яшь башкаручылар бәйгесенең тантаналы ачылышы
Ф.Киркоров, Н.Басков, Л.Чеботина, С.Михайлов, А.Лорак, С.Лазарев, А.Чумаков, Пелагея, Д.Билан, Анна Асти, Т.Куртукова, Artik&Asti, Лолита, Алсу, С.Павлиашвили, Л.Лещенко, Нюша, К.Мойтон һәм башка артистлар.
22 август – бәйгенең беренче көне һәм Лариса Долинаның иҗат кичәсе
Л.Долина, Ф.Киркоров, Н.Басков, С.Михайлов, А.Чумаков, А.Панайотов, С.Павлиашвили, Акмаль һәм башка артистлар.
23 август – бәйгенең икенче көне һәм жюри көне уңаеннан, премьералар
Ф.Киркоров, Г.Лепс, Л.Чеботина, С.Лазарев, А.Чумаков, Анна Асти, Т.Куртукова, Лолита һәм башка артистлар
24 август – бәйгенең өченче көне һәм «Иванушки International»ның концерт-трибьюты
«Иванушки International», И.Крутой, Г.Лепс, И.Матвиенко, М.Краймбрери, С.Лазарев, Л.Чеботина, Дискотека Авария, Т.Куртукова, А Иванов һәм башка артистлар
25 август – ретро-хитлар белән үрелеп барган гала-концерт Ф.Киркоров, Г.Лепс, Д.Билан, С.Лазарев, Н.Басков, А.Варум, Л.Агутин, В.Пресняков, Анна Асти, А.Серов, А-Студио, И.Николаев, М.Краймбрери, О.Газманов, А.Лорак, А.Чумаков, Eлка, А.Панайотов, Л.Лещенко, А.Буйнов, Р.Алехно, Дискотека Авария, BEARWOLF һәм башка артистлар
26 август – «Новая волна 2025» бәйгесенең тантаналы ябылышы
Ф.Киркоров, И.Аллегрова, Г.Лепс, С.Лазарев, Клава Кока, Д.Билан, А.Варум, Л.Агутин, В.Пресняков, Леша Свик, JONY, Анна Асти, Л.Чеботина, А.Иванов, М.Краймбрери, А-Студио, И.Николаев, О.Газманов, NAVAI, Мона һәм башка артистлар
Фестивальне үз күзләрегез белән карап, моңланып кайтыгыз, дуслар! Бу артистлар көн дә килми бит Казанга.
сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев