КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
25 июнь көнне Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе узачак. Бәйрәм чарасы «Казан» гаилә үзәге, ягъни «Чаша» янындагы мәйданда оештырыла. Анда шәһәрнең 200 мәктәбеннән 8 меңнән артык IX һәм XI сыйныф укучысы катнашыр дип көтелә.
Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сүзләренчә, бәйрәм программасы 16:00 сәгатьтә башланачак. Чараны «Минем юлым — минем Казаным» дип аталган махсус видеопролог ачып җибәрәчәк. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына туган шәһәрләрендә алар өчен күп мөмкинлекләр булуын искәртергә тиеш.
Музыкаль программа да бай булачак. Сәхнәдә Игнат Изотов, Rebless, Ванфи, Kameluna, BEKU, «Дышать» — «Дожди июля» төркеме проекты, шулай ук Хопелес, Йоло чыгыш ясаячак. Кичәне DJ Сөләйман сеты дәвам итәчәк.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, шәһәр яшьләр өчен уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирә: заманча спорт мәйданчыклары, яшүсмерләр клублары ачыла, яшьләр өчен төрле проектлар гамәлгә ашырыла.
«Шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе кебек проектлар Казанның яшьләр һәм амбицияле кешеләр шәһәре булуын күрсәтә», — дип ассызыклаган ул.
Концерттан тыш, чыгарылыш укучылары өчен төрле интерактив мәйданчыклар да эшләячәк. Алар арасында партнерлар корнеры, «Казан яшьләре» хәрәкәтенең интерактив зонасы һәм тематик күңел ачу мәйданчыклары булачак.
Оештыручылар фикеренчә, заманча музыка, техник спецэффектлар һәм бәйрәм атмосферасы бу көнне чыгарылыш укучылары өчен истә калырлык итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев