ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Татарстан мәктәп укучылары язучы, этнограф һәм «Тере бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге» авторы Владимир Дальнең тууына 225 ел тулуга багышланган «Владимир Дальнең бөек мирасы» бөтенроссия акциясенә кушыла ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.
Акция «Культура для школьников» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында уза.
Катнашучыларга үзләрен берничә иҗади юнәлештә күрсәтергә тәкъдим ителә: Даль сүзлегеннән диалект сүзләре белән видеоролик яздырырга, автор әкиятен остаз яки гаилә әгъзалары белән рольләргә бүлеп укырга, мәкаль һәм әйтемнәр нигезендә ребус яки шарада уйлап табарга, шулай ук аның әсәрләре буенча театральләштерелгән тамаша әзерләргә мөмкин.
Катнашу өчен гариза һәм бәйге эшен 30 июньгә кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталында урнаштырырга кирәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча экспертлар 100 иң яхшы эшне билгеләячәк. Бәйге нәтиҗәләре 4 августта игълан ителәчәк.
Моннан тыш, мәктәп укучыларына акцияне социаль челтәрләрдә дә хупларга тәкъдим ителә. Моның өчен конкурс эшен шәхси биттә яки белем бирү оешмасы сәхифәсендә #наследиеДаля_Татарстан хештегы белән урнаштырырга кирәк.
«Социаль челтәрләрдәге акция үз сәләтләреңне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә башка балаларны Даль иҗатын өйрәнергә рухландыру, шулай ук рус мәдәнияте һәм теленең заманча цифрлы киңлектә ничек яшәвен күрсәтү мөмкинлеге дә», — дип билгеләп үттеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
Нет комментариев