КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
3 һәм 4 июльдә Камал театрының Зур сәхнәсендә балалар һәм өлкәннәр өчен музыкаль фэнтези – «Туган Батыр» спектакленең премьерасы булачак. Спектакль Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча куела. Әсәр Зөлфәт Хәкимнең шул ук исемдәге әкият-повесте белән илһамланып язылган.
«Туган Батыр» проекты аның нигез салучысы Радик Мөхәрләм улы Абдрахманов инициативасы белән тормышка ашырыла. Проектның төп миссиясе – үткән белән киләчәк арасында күпер салу, милли мәдәни мирасны саклау һәм аны яшь буынга заманча, мавыктыргыч формада җиткерү. Әлеге идея спектакльдә дә чагылыш таба: сәхнә әсәре борынгы мифларны, милли риваятьләрне һәм бүгенге көн образларын берләштерә.
Сюжет үзәгендә – Казанда яшәүче үсмер Җәүдәт. Ул юниорлар хоккей командасы капкачысы, технологияләр дөньясы белән мавыккан заманча егет. Бервакыт әбисенең йорты подвалында ул очраклы рәвештә Түбән Казанга – әкияти затлар һәм онытылган легендалар яшәгән җир асты патшалыгына эләгә. Анда Җәүдәт үзенең ерак бабасы – Туган Батыр белән очраша һәм борынгы традицияләрне, халык хәтерен саклау өчен барган көрәшнең бер өлешенә әверелә.
Гөлчәчәк һәм кырыс Див белән бергә ул Югары Казанга кайта. Геройлар Зилантның тылсымлы йөзеген табарга, Түбән Казаннан чыккан явыз рух Каракотны туктатырга һәм шәһәрне юкка чыгудан саклап калырга тиеш. Ә алар сынаулар аша узганда, Каракот көчен арттыра бара.
«Туган Батыр» – мифология белән бүгенге көнне бәйләгән гаилә спектакле. Ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булыр дип көтелә.
Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров, композиторы – Эльмир Низамов, рәссам-куючысы – Филипп Шейн, костюмнар буенча рәссамы – Ольга-Мария Тумакова, хореографы – Римма Саркисян (Овчинникова), видео-рәссамы – Игорь Домашкевич.
Спектакль Социаль программаларны үстерү буенча җәмгыятькә файдалы фонд, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән әзерләнгән.
Билетлар инде сатуда. Тамашачыларны легендар Казан буйлап мистик сәяхәткә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев