МӘКТӘП ЛАЙФХАКЛАРЫ: УКУНЫ ҖИҢЕЛРӘК ҺӘМ КЫЗЫКЛЫРАК ИТҮ ЫСУЛЛАРЫ
Һәркем «бүлеп өйрән» һәм «тәнәфес ал» дигән киңәшләрне белә. Ләкин мәктәп тормышын җиңелрәк һәм продуктивлырак итә торган башка нәтиҗәле ысуллар да бар. Без укучылар өчен, кызыклы лайфхаклар җыйдык.
1. Уку һәм истә калдыру
Катлаулы темалар өчен Фейнман ысулы
Әгәр теманы аңламасаң, аны уенчыкка яки уйланма тыңлаучыга аңлатырга тырыш. Физик Ричард Фейнман әйтүенчә: әгәр кешгә аңлата алсаң, димәк, үзең дә аңлагансың.
Ике төсле конспектлар
Төп мәгълүматны бер төс белән (мәсәлән, зәңгәр), ә мисаллар һәм мөһим деталләрне икенче төс белән яз (кызыл). Баш мие шулай мәгълүматны яхшырак аңлый һәм истә тота.
Йоклап өйрәнү
Йоклар алдыннан иң катлаулы әйберләрне кабатла да, ят. Йокы вакытында баш мие мәглүматны яхшырак үзләштерә.
2. Вакытны оештыру
«Ялкау» планлаштыручы
Эшләр исемлеген төзе, ләкин бераз вакыт калдыр: кем белә өстәмә эшләрең чыгарга мөмкин бит. Әгәр барысын да эшли алсаң – үзеңне җиңүче кебек хис итәсең, юк икән – син барыбер молодец, амбициоз планнар төзи алдын бит.
Ял көненең иртәсе
Шимбә көнне гадәттәгегә караганда 2 сәгатькә иртәрәк тор – төшке ашка кадәр барлык өй эшләрен эшләп бетерсәң, бөтен көнең буш булыр.
3. Дәресләр өчен лайфхаклар
Математиканы музыка белән ассоциациялә
Формулаларны истә калдырырга авырмы? Алар өчен ритм яки көй уйлап тап – авыр әйбер җыр тексты кебек хәтереңдә калачак.
Әдәбиятне киредән укы
Әгәр китап укылмаса, ахырыннан яки уртасыннан башла. Ахырындагы кызык фактлар сине китапның башына кайтарыр һәм тулысынча укыйсың килә башлар.
Чит тел өйрәнгәндә ярдәмче телефон
Телефон көйләүләрендә инглиз телен (яки башка телне) куй – гадәти көнкүреш хәбәрләр чит телдә истә калачак.
4. Мәктәп өчен хәйләләр
Контроль эш алдыннан кабатлау
Дәрескә 5 минут кала конспектыңны карап чык һәм маркер белән генә билгеләнгән урыннарны укы – баш мие күз хәтерен активлаштыра.
Күңелсез дәрестә йокламас өчен лайфхак
Аякларыңны идәндә тот һәм үкчәләреңне бераз күтәр – мускулларның кысылуы йокларга ирек бирмәячәк.
«3 минут кагыйдәсе»
Әгәр эш 3 минуттан азрак вакыт ала икән (өй эшен язу, портфель туплау), аны шундук эшлә.
Стикерлар
Дәфтәрләреңә һәм тышлыкларына төп теманы язып стикерлар ябыштыр – алай кирәклесен тизрәк табарсың.
Такта янында борчылу
Әгәр такта янына чыккач борчылсаң, 3кә кадәр санап тирән сулыш ал, 3кә санап тынны кысып тор, 3 секундта сулышны чыгар – бу стрессны киметә торган ысул.
Мәктәп чоры – бары тик дәресләр һәм өй эшләре генә түгел, ә гомер буе кирәк булырлык эффектив техникаларны өйрәнү мөмкинлеге. Бу лайфхакларны сынап кара һәм үзеңә файдалы булганнарын тап – ул чакта уку җиңелрәк кенә түгел, кызыклырак та булыр!
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев