Логотип Идель
Бу – тема!

ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, ЧЕБУРАШКА!

Бүген, 20 август, барыбызга да таныш булган, күпләр яратып өлгергән персонаж Чебурашканың туган көне. Бу образның 1966 елда уйлап табылганын исәпкә алсак, аңа быел 59 яшь икән бит инде. Ә үзе һаман кечкенә. Тик ул туган көнен 2003 елда гына билгеләп үтә башлаган шул. Нигә микән? Аның турында кызыклы фактларга да күз салыйк.

 

  1. Чебурашка 1966 елда барлыкка килә Аны язучы Эдуард Успенский «Крокодил Гена һәм аның дуслары» китабы өчен уйлап тапкан. Успенский дустында кунакта булган, һәм бу дусның кечкенә кызы зур тун киеп биеп йөри дә, гел егыла торган булган. Әтисе аңа гел: «Опять ты чебурахнулась!» – диеп торган.  Бу көлке фигыль Успенскийга кызык тоелган, һәм ул үзенең яңа персонажын шулай дип атаган.
  2. «Чебурахнулся» сүзе моңарчы күп еллар инде В.Дальның аңлатмалы сүзлегендә теркәлгән булган.
  3. Сюжет буенча, Чебурашка СССРга Израильдән әфлисуннар тартмасына кереп килгән.
  4. Башта Чебурашканың рәвеше хәзерге кебек булмаган. 1966 елда ул китаплардагы иллюстрацияләрдә койрыклы, колаксыз аю яки енотсыман эткә охшаган. Ләкин 3 елдан аның образы мультфильмда үзгәртелеп чыккан.
  5. 1969 елда режиссер Роман Качанов «Союзмультфильм» студиясендә «Крокодил Гена» мультфильмын төшерә. Бу кыска мультфильм бик популяр булып китә, һәм Чебурашка бөтен илнең яраткан персонажына әйләнә. Чебурашканың кыяфәте рәссам Леонид Шварцман өстендә була. Нәкъ тә менә ул бу китап образын гади, сөйкемле, халыкчан итеп чыгарган.
  6. Популяр персонажының туган көнен 2003 елдан августның икенче яки өченче якшәмбесендә ятим балалар өчен хәйрия акцияләре белән бергә билгеләп үтә башлаганнар. Соңрак Успенский Чебурашканың туган көне 20 август икәнен әйткән. Бу дата ятим балаларның символы булып кереп калган. Ник дигәндә, Чебурашка – мультфильмда ялгыз, әти-әнисе булмаган персонаж, бераздан ул дуслар таба, һәм алар аның гаиләсенә әверелә.
  7. 2022 елның кышында Россия кинотеатрларында «Чебурашка» дип исемләнгән тулы фильм-комедия чыкты. Фильмның режиссеры – Дмитрий Дьяченко. Төп герой яңа дөньяга эләгә. Фильм Россия кинематографиясендә иң популяр һәм иң күп акча эшләгән булып санала. Режиссерлар Чебурашка нинди зурлыкта булырга тиеш дип озак уйлаганнар. Нәтиҗәдә, аның буе якынча 65 сантиметр, ягъни кешенең тезеннән булыр дип кабул иткәннәр.
  8. Мультяш герой берничә тапкыр Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы талисманы булып торган: 2004 елда – Афинада, 2006 елда – Италиядә, 2008 елда – Кытайда, 2010 елда - Канадада. Һәм ул һәрвакыт төсләрен үзгәртеп йөргән.
  9. Чебурашка башка илләрдә дә бар. Аны һәр илдә төрле уенчыкларга төшерәләр, исемен төрлечә үзгәртеп атыйлар. Барыннан да бигрәк бу персонаж Япониядә популяр. Анда күп кенә анимелар, мультфильм һәм тулы фильм да төшерелгән Чебурашка турында.
  10. 2016 елда Чебурашка «Союзмультфильм»ның 80-еллыгы хөрмәтенә космоска очкан, ул киностудиянең вымпелын ачык һавага җибәргән. Шуннан бирле ул «Союз МС-22» космик корабленең талисманы булып тора, һәм гел бу ракетада оча.

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев