Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА УКУ ЕЛЫҢ НИНДИ БУЛЫР: ФАРАЗЛАР

Быелгы җәйнең бүген соңгы көне. Каникуллар тәмам, иртәгәдән эшкә-уңышка, ягъни мәктәпкә, белемнәр кимерергә китәбез. Кемнәрдер бу уку елында чыгарылыш сыйныф укучысыдыр, кемдер имтихан бирер, ә кайберәүләр мәктәпнең иң рәхәт чорын кичерәдер. 1дән 50гә кадәр бер сан уйла да, шул сандагы фаразны укы – уку елыңда, мәктәп тормышыңда шул көтә.

 

1. Синең өчен иң авыр предмет иң яратканыңа әйләнер.

2. Үткән ел ук онытып калдырган шпаргалкаңны табып, көлеп куярсың.

3. Бөтен кеше куркып торган укытучы беркөнне бик кызык хәл сөйләр, бөтен сыйныф рәхәтләнеп көлер.

4. Тик-токдан очраклы рәвештә генә белгән сорауга шәп итеп җавап бирерсең.

5. Сыйныфыгызда традиция барлыкка  килер: мәсәлән, контроль эш алдыннан уңыш китерә торган ручканы һәр кеше аша үткәреп чыгу.

6. Мәктәп сайты яки район яңалыкларына чыгарлык проект эшләрсең.

7. Син ялгыш химия яки физика кабинетындагы приборны ватарсың, ләкин аны кеше күргәнче фиксикләр төзәтеп куяр.

8. Бер укытучы көтелмәгән әйбер эшләп куяр, ел буе шуны искә төшереп йөрерсез.

9. Мәктәп ашханәсендә яңа тәмле ризык барлыкка килер.  

10. Яңа төрле конспектлар яза башларсың.

11. Яхшы дус табарсың.

12. Күптән үпкәләшеп сөйләшми торган кешең белән дуслашырсыз.

13. Сезнең дуслар төркемендә яңа кеше барлыкка килер, ансыз моңарчы ничек йөргәнегезне дә аңламассыз әле.

14. Комплиментлы аноним кәгазь хат килер.

15. Дәрестән тыш чарада бер кеше белән танышырсың.

16. Мәктәптәге ниндидер драмада шаһит булырсың.

17. Сыйныфташыңның серең белерсең, бу сезне якынайтыр.

18. Син мәктәптән соң бик кызык очрашу-чара оештырырсың.

19. Кайбер дусларыңның сиңа кирәк түгел икәнен аңларсың.

20. Әллә кайчан сиңа ярдәм иткән кешегә, ниһаять, рәхмәт әйтерсең.

21. Үзеңдә яңа талант ачырсың.

22. Элек бик авыр булып тоелган берәр эшкә тотынырсың, һәм ул синең бик әйбәт килеп чыгар.

23. Быел син үзеңә күбрәк ышанырсың.

24. Сиңа нык тәэсир итәрлек шәп китап укырсың.

25. Ниһаять, «юк» дип әйтергә өйрәнерсең.

26. Проект яки команданың җитәкчесе булырсың.

27. Үзеңә укудан ял иттерә торган яңа хобби табарсың.

28. Авторитетлы кешедән көтелмәгән мактау сүзләре ишетерсең.

29. Ялгышырга куркудан туктарсың.

30. Кем өчендер илһамландыручы, үрнәк булырсың.

31. Гомердә дә уйламаган кеше сиңа мәхәббәт аңлатыр.

32. Үзең кыюлыгыңны җиңеп, ошаган кешеңә гашыйклыгыңны әйтерсең.

33. Беренче «свидание»га барырсың, кич бик шәп үтәр. 

34. Гашыйклыгыңның җитди мөнәсәбәтләргә китермәячәген аңларсың.

35. Дустың өчен мәхәббәт сорауларында киңәшчегә әйләнерсең.

36. Мәктәпнең бер күңелсез көнендә парыңны очратырсың.

37. Серле юллама – мәхәббәт хаты алырсың.

38. Сине күптән берәү ошатып йөрүен аңларсың.

39. Тәҗрибә булырлык авыр хәл кичерерсең.

40. Иң ныклы мөнәсәбәтләр дуслыктан башланганын аңларсың.

41. Нәкъ тә менә укытучы синнән сораган көндә өй эшеңне эшләргә онытырсың.

42. Дәресләр тәртибен бутап, син мәктәпкә дөрес түгел дәреслекләр белән килерсең.

43. Мәктәп ишегалдында сәер, ләкин кызыклы предмет табырсың.

44. Иң кырыс укытучының дәресендә синең телефоның шалтырар.

45. Бер көнне ияртеп мәктәпкә эт яки песи алып килерсең.

46. Мәктәп лотереенда яки призлы бәйгедә җиңәрсең.

47. Ике төрле носки киеп килерсең, һәм бу синең талисманыңа әйләнер.

48. Дәрестә йокыга китерсең, ә сыйныфташларың сине укытучыдан качырыр.

49. Сиңа үзеңә ошый торган кушамат тагырлар.

50. Бу уку елы башкаларыннан күңеллерәк булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев