Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫ «КҮПТӨРЛЕЛЕКТӘ БЕРДӘМЛЕК» ФЕСТИВАЛЕНДӘ

2025 елгы Казан Глобаль яшьләр саммитының мәдәни программасы кысаларында Кабан күле буенда һәм Иске Татар бистәсендә 26-29 август көннәрендә «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале уза, ул «Печән базары» фестивале, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты белән бергә үткәрелә.

Дүрт көн дәвамында кунаклар милли киемнәр, музыка һәм биюләр, һөнәрчелек әйберләре белән таныша. Шәһәр урамнарында иҗади мастер-класслар, балалар һәм олылар өчен интерактив мәйданчыклар, концертлар уздырыла.

2025 елгы Казан Глобаль яшьләр саммиты – мәгариф, мәдәният һәм медиа өлкәсендә яшьләр белән тәҗрибәләр алмашу буенча белем бирү платформасы. Һәр елны саммит җаваплы профильле министрларны һәм җитәкчеләрне, яшьләр берләшмәләре лидерларын, дипломатларны, экспертларны һәм практикларны актуаль заманча темалар буенча берләштерә. Сүз яшьләрне, технологияләр санаулы еллар эчендә һөнәрләрне алыштыра, мәдәниятләр катнаша, кыйммәтләр глобаль дискуссияләргә чыгарыла торган дөньяга әзерләү турында бара бу форумда.

Быел саммитта дөньяның 50дән артык иленнән 300 кеше катнаша. Алар арасында миллионнарча язылучылары булган блогерлар да бар. «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале кысаларында кунаклар чын татар чәен эчеп карадылар һәм җирле тәм-томнардан авыз иттеләр.

«Мин үз мәдәниятен үстерә торган, милли кухня, киемнәренә актив йогынты ясый, халыкка күрсәтә торган илләрне яратам. Казанда мин үзем өчен яңа зәвыклы әйберләр, тәмле ризыклар ачтым. Бик ошады. Бигрәк тә татар чәе искиткеч», – дип бүлеште 2,9 млн язылучысы булган Мисыр блогеры Мөхәммәд Гавиш.

Ул шулай ук Татарстан башкаласы турында беренче тәэсирләре белән уртаклашты: «Монда иң беренче күзгә ташланган әйбер: кешеләрнең никадәр игелекле, дустанә мөнәсәбәттә булулары. Барысының да йөзендә шатлыклы елмаюлар». Блогерны шәһәрнең архитектурасы һәм тарихы таң калдырган. Якын Көнчыгыш кунаклары IV Казан Глобаль Яшьләр саммитында шәһәр буенча экскурсия үткәннәр. Хәзер дөнья буенча күп блогерларның сторисларында – матур Казаныбыз сурәтләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев