ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
Россиядә гарәп теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 2033 елдан да иртәрәк кертү күздә тотылмый. Бу хакта РИА Новостига Рособрнадзорның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Ведомствода аңлатуларынча, гарәп теленнән БДИны гамәлгә кертү өчен башта әлеге фәнне укыту һәм өйрәнү буенча уку-методик база әзерләнергә тиеш. Урта гомуми белем бирү өчен «Чит тел (гарәп теле)» фәне буенча кирәкле уку-методик тәэминатны 2030 елга кадәр эшләү планлаштырыла.
Рособрнадзор мәгълүматларына караганда, гарәп теленнән БДИны сынау рәвешендә үткәрү 2032 елдан да иртәрәк мөмкин түгел. Шуңа күрә әлеге имтиханны 11нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында кертү 2033 елдан да иртәрәк булмаячак.
Элегрәк Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә гарәп телен өйрәнү программасы раслануы турында белдергән иде. Әлеге программа яңа уку елыннан — 1 сентябрьдән гамәлгә керә башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
Нет комментариев