ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
Татарстанның Балтач районы кызы Динә Зарипова республикакүләм «Татар кызы» бәйгесендә җиңү яулады. Конкурсның финалы Әлмәт шәһәрендә узды һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.
Быел республикакүләм татар кызы исеме өчен Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 11 кыз көч сынашты. Финал этабында катнашучылар татар халкы тарихы, милли гореф-гадәтләр буенча белемнәрен күрсәтте, шулай ук иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен тәкъдим итте.
Төп бүләктән тыш, һәр финалист махсус номинациягә лаек булды. Алар арасында «иң сөйкемле», «иң җитез», «иң сәләтле», «иң уңган», «иң тырыш» һәм башка исемнәр бар иде.
Җиңүче Динә Зариповага милли күкрәк бизәге – хәситә, калфак һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Шулай ук ул «Татар кызы» бәйгесенең Төрекмәнстанда узачак халыкара этабында Татарстан исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев