«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
Режиссер Наталья Нилованың күптән түгел Бөтенроссия прокатына чыккан «Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын минбәр» XXI Казан халыкара мөселман кинофестивалендә «Балалар өчен милли конкурсның иң яхшы фильмы» номинациясендә югары бүләккә лаек булды.
Бу – проектның икенче җиңүе, аның тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр арасында уңышын раслый. Проектның балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы күп катламлы дөньясы геройның йөрәк белән эш итеп, һәрвакыт башкаларга ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтә. Әлеге тарих төп геройның авырлыкларны ничек җиңеп чыгуы, җаваплылык һәм чын батырга лаеклы гамәлләр кылырга өйрәнүе турында.
Гаилә белән карый торган «Туган Батыр» проекты милли колоритны тирәнтен эшкәртүе, әкият сюжетының универсальлеге һәм сәнгати сыйфаты өчен абруйлы фестиваль жюрилары тарафыннан мактап үтелде.
«Без бу проектка йөрәкләребезне салып эшләдек, һәм шуңа да тамашачыларның кайтавазлары, аларның хис-кичерешләрен күрү бик кадерле», – дип уртаклаша режиссер Наталья Нилова.
Альманах дүрт новелладан тора, аларның һәрберсе төгәлләнгән тарихтан гыйбарәт. Фильм мәкерле явызларга каршы торучы һәм туган авылын саклаучы яшь герой Туган турында сөйли. Аның юлында төрки фольклорның мифик җан ияләре очрый, һәм аларның күбесе Туган белән дусларга әверелә. Картина тамашачыны чынбарлык әкият белән үрелеп барган дөньяга чумдыра, ә дуслык, батырлык һәм якыннарга мәхәббәт темалары төрле яшьтәге тамашачыларда чагылыш таба.
«Безнең команда өчен бу җиңү – бу проектка күңелләрен салган күпсанлы кешеләрнең зур хөрмәте һәм хезмәтен тану», – дип шәрехли проектка нигез салучы һәм генераль продюсер Радик Абрахманов.
– Проектыбызның нәкъ менә Казан җирендә, татар мәдәниятенең үзәгендә югары бәяләнүе аеруча мөһим. Без «Туган Батыр»ны милли эпоска мәхәббәт тудыру мөһим дигән ышаныч белән иҗат иттек.
Бу җәйдә мультфильм «Каракуз фильм» фестиваленең «Иң яхшы анимацион фильм» номинациясендә җиңүче булды.
Хәзерге вакытта проектны масштаблы релизга әзерләү буенча эшләр алып барыла. «Туган Батыр»ның прокат тарихы әле башлана гына, әмма хәзер анимацион альманах үз тамашачыларын Россия кинотеатрларында көтә, ә тиздән – алдынгы телеканалларда һәм цифрлы платформаларда телевизион сериал форматында да булачак.
«Туган Батыр» – татар һәм төрки эпос мотивларына нигезләнгән анимацион сериал, китаплар сериясе һәм бай иҗтимагый-социаль эшчәнлекне үз эченә алган мультимедиа проекты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев