Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНДА 80 ЯҢА IT-ХЕЗМӘТКӘР

21 август көнне Казандагы «Мәктәп 21» айти мәктәбендә чыгарылыш кичәсе һәм сертификатлар тапшыруның рәсми тантанасы узды. 2 ел уку дәверендә төрле яшьтә булган 80нән артык укучы программалаштыру, мәгълүмат базалары һәм челтәрләр белән эшләү өлкәсендә фундаменталь белемнәр алып, Россиянең алдынгы ИТ-компанияләрендә стажировка узып, бүгенге көндә үз өлкәсендә профессиональ белгечләр булып чыктылар.

Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе бүген Сбер, Ak Bars Digital, ICL Soft, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы, Innostage, МТС, Wildberries һәм башка бик күп оешмаларда эшли.

Мәктәп 21 – Сбер экосистемасының программалаштыруга багышланган уникаль мәктәп. Бирегә укырга кергәндә айти өлкәсендә булган белемнәр дә, БДИ нәтиҗәләре дә мөһим түгел. Иң мөһиме – гариза бирү һәм теләк булу. Гариза тапшырганнан соң, мәктәпнең рәсми сайтында логика һәм хәтер буенча тест узарга кирәк. Аннары әңгәмә уздырачаклар. Барысын да уңышлы узганнан соң, укулар башлана. Мәктәп тәүлек буе – атнасына җиде көн эшли. Уку 1,5 елдан алып 3,5 елга кадәр дәвам итә. Мәктәптә белем алу – бушлай.

Чыгарылыш кичәсе исә Италия стилендә узды. Мәктәпне тәмамлаучы һәр кешегә махсус конфедератка (баш киеме) тапшырылган иде. Кичә барышында укучыларга сертификатлар тапшырылды, интерактивлар һәм уеннар уздырылды, бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Мәктәпне тәмамлаучы Алинә Блинова:

«Мин биредә 2 ел укыдым. Башта кызык булып кына кергән идем, ә соңыннан бу өлкә мине бик нык җәлеп итте. Беренче атналарда бик авыр булды, бер дә таныш булмаган юнәлеш, таныш булмаган кешеләр, алар синнән көчлерәк. Тик соңыннан бер-беребезгә ярдәм итә-итә бар нәрсәне дә белдек. Киләчәгемне 100% айти белән бәйлим дип әйта алмыйм, тик монда алган белемнәр минем киләчәгем өчен тынычлык бирә, чөнки мин теләсә кайсы вакытта эшкә урнаша алам».

Укучыларны мәктәпне тәмамлау белән Татарстан Республикасының дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Айрат Хасьянов, кампус директоры Юлия Вершинина һәм башка мактаулы кунаклар котлады.

Хәзерге вакытта «Мәктәп 21» Россиянең 16 шәһәрендә тәкъдим ителгән: Мәскәүдә, Казанда, Новосибирскида, Сургутта, Бөек Новгородта, Якутскида, Ярославльдә, Липецкта, Магаста, Белгородта, Анадырьда, Магаданда, Чиләбедә, Көньяк Сахалинда, Түбән Новгородта һәм Уфада. Тиздән мәктәпнең кампуслары илнең тагын берничә төбәгендә барлыкка киләчәк.

Укырга гаризаны мәктәпнең сайтында бирергә мөмкин: https://21-school.ru/

Фотолар: «Мәктәп 21»нең Вконтакте битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев