Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
«КОТЛЫ БУЛСЫН 4 540 000 000 ЕЛ!»: ЯҢА ЕЛ ТУРЫНДА ФӘННИ ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Сез яңа ел турында нинди фактлар беләсез? Юк, сүз Кыш бабайның кайда яшәве, чыршының бәйрәм символы булу һәм мандариннар ашау турында түгел. Ә нәкъ менә ел турында. Нигә ул 365 көн бара? Җир шары картаямы? Чынлыкта хәзер ничәнче ел? Бәйрәмне фәнни яктан ачыклап, бу сорауларның барысына җавапны әлеге язмада табарбыз. -
«ТАТАР КЫЗЫ. ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: КАЗАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕНЕҢ ИҢ КӨТЕП АЛЫНГАН БӘЙГЕСЕ НИЧЕК УЗДЫ?
8 декабрь көнне Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы. Татар егете – 2025» бәйгесенең финалы узды. Биредә Казанның район турларында җиңү яулаган 8 кыз һәм 8 егет «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеме өчен көч сынашты. Быелгы бәйгенең үзенчәлекләре, кызыклы мизгелләре һәм җиңүчеләре турында безнең язмада укыгыз. -
МЕМНАР!
Яңа ел җитә, дуслар! Димәк, декабрь санындагы мемнар да шуның турында. Без дә инде Яңа ел кәефе бар, ә сез? -
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
8 декабрьдә Ленин мәдәният сараенда узачак йомгаклау чарасында Казанның район турларында җиңү яулаган 8 кыз һәм 8 егет «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеме өчен көч сынашты. -
«ЕЛ КУЛДАШЛАРЫ»: БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘГӘНДӘ ҮЗЕҢНЕ АЛАРДАН ӨСТЕН КУЮ ДӨРЕС ТҮГЕЛ»
Ел саен сәлкешләр, әйдаманнар, башҗитәкләр, остазлар «Сәләт» дөньясының төп вакыйгасы – «Сәмрух» премиясен көтә. Әлеге чара дистәләгән яшьләрне берләштереп, «Сәләт» дөньясында иң-иңнәрне сайлый. Бу язмада мин сезне «Ел кулдашлары» номинациясендә махсус бүләк откан әйдаманнар – Рөстәм Төхвәтуллин һәм Зилә Зиннатуллина белән таныштырырмын. Киттек! -
МЕМНАР!
Ноябрь санындагы мемнарны сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешенә багышларга булдык. Таныш хәлләр бит? -
ТӨРЛЕ ХАЛЫКЛАРНЫҢ ФИЛЬМНАРЫ
Без барыбыз да кино карарга яратабыз. Күпчелек Америка фильмнарына өстенлек бирәбез. Баксаң, үзебезнең күрше халыкларның да шәп иҗат җимешләре бар икән бит. Без төрле халыкларның фильмнарыннан торган исемлек җыйдык. Карап карагыз әле боларны! -
МЕМНАР!
Октябрь санындагы мемнарны иҗат һәм үз-үзеңне күрсәтүдән курку турында ясарга булдык. Бу мемнарда сурәтләнгән хәлләрнең сиңа кайсы таныш? -
ТАТАР МИФОЛОГИЯСЕ КӨНКҮРЕШТӘ: КУРКЫНЫЧ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК АРАЛАШЫРГА?
Татар кешесенә мифология төшенчәсе күптән таныш. Ни өчен дисезме? Чөнки нәкъ менә безне бишектән үк Су анасы, Шүрәле һәм башка тылсымлы әкиятләр укып тәрбияләделәр. Уйлап карасаң, безнең арабызда да диюләр, убырлар һәм албастылар бар. Әлбәттә алар койрыклы, мөгезле җеннәр түгел. Ә нинди алар? Һәм мифология геройларында булган сыйфатлар андый кешеләрдә ничек чагыла? Бу язмада шуның турында фикерләшербез. -
ӘДӘБИЯТ СӨЮЧЕЛӘР ӨЧЕН ОЧРАШУ УРЫНЫ: ЮТАЗЫДА «УРТАЛАЙ БҮЛЕНГӘН АЛМА» III ТӨБӘКАРА ӘДӘБИ ФЕСТИВАЛЕ УЗДЫ
26 нчы сентябрь көнне без Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Казаннан 400 км ераклыкта урнашкан Ютазы районында кунакта булдык. Гаҗәеп матур таулы табигате, кунакчыл кешеләре һәм сәләтле укучылары булган бу районга баруның сәбәбе – Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең яңа уку елына кабул ителгән планы нигезендә ТР Ютазы районының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Урталай бүленгән алма» дип исемләнгән III төбәкара әдәби фестиваль иде. -
МЕМНАР!
Сентябрь санындагы мемнарны, әлбәттә, 1 нче сентябрь – Белем бәйрәменә багышларга булдык. Классташлар, укытучылар, гомумән, уку турындагы кызык хәлләрне сез дә карап китегез. -
ТАТАРСТАНДА 80 ЯҢА IT-ХЕЗМӘТКӘР
21 август көнне Казандагы «Мәктәп 21» айти мәктәбендә чыгарылыш кичәсе һәм сертификатлар тапшыруның рәсми тантанасы узды. 2 ел уку дәверендә төрле яшьтә булган 80нән артык укучы программалаштыру, мәгълүмат базалары һәм челтәрләр белән эшләү өлкәсендә фундаменталь белемнәр алып, Россиянең алдынгы ИТ-компанияләрендә стажировка узып, бүгенге көндә үз өлкәсендә профессиональ белгечләр булып чыктылар. -
МЕМНАР!
Август санындагы мемнарны туган җиребезгә, Татарстанга багышларга булдык. -
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Татарстанның Биектау районындагы «Чайка» лагере икенче ел рәттән «Время юных героев» дигән сменаны кабул итә. Бу – Татарстанның «Воин» үзәгенең хәрби әзерлекнең башлангыч нигезләрен өйрәтү программасының бер өлеше. Программаның максаты – 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшьләрнең шәхси потенциалын үстерү, аларга хәрби-патриотик тәрбия бирү. -
МЕМНАР!
Июль санында без сезгә иҗат белән бәйле мемнар ясадык. Кызык бит?