«ЕЛ КУЛДАШЛАРЫ»: БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘГӘНДӘ ҮЗЕҢНЕ АЛАРДАН ӨСТЕН КУЮ ДӨРЕС ТҮГЕЛ»
Ел саен сәлкешләр, әйдаманнар, башҗитәкләр, остазлар «Сәләт» дөньясының төп вакыйгасы – «Сәмрух» премиясен көтә. Әлеге чара дистәләгән яшьләрне берләштереп, «Сәләт» дөньясында иң-иңнәрне сайлый. Бу язмада мин сезне «Ел кулдашлары» номинациясендә махсус бүләк откан әйдаманнар – Рөстәм Төхвәтуллин һәм Зилә Зиннатуллина белән таныштырырмын. Киттек!

Белешмә: Рөстәм Төхвәтуллин, 2 ел стажы булган әйдаман
Зилә Зиннатуллина, 1 ел стажы булган әйдаман
Алан: «Сәләт – Тел»
– Сәләт дөньясына ничек килдегез?
Рөстәм: «Сәләт» белән мин 2017 елда «Болгар – туган тел» сменасында таныштым. Үзем Себер якларыннан булгач, миңа бу бөтенләй башка дөнья булып тоелды. Барысы да татарча сөйләшә, чаралар да татар телендә уза. Әйдаман булырмын дип уйламаган да идем. Очраклы рәвештә генә мине бер көн алдан сменага чакырдылар һәм 2023 елдан мин «Сәләт»кә яңа рольдә – әйдаман буларак кайттым.
Зилә: Беренче тапкыр мин монда әйдаман буларак килдем. Уку йортыннан безне җәйге практиканы узу өчен лагерьларга җибәрделәр. Барган-барган яхшы һәм сыйфатлы җирне сайларга булдым. Әйдаманнар мәктәбен үттем, аннан үземә иң ошаган ике аланны билгеләдем. Ахыр чиктә «Сәләт – Тел» аланын сайладым. 2024 елдан башлап, мин – әйдаман.
– Ни өчен нәкъ менә «Сәләт»? Башка лагерьлар да бар бит.
Рөстәм: «Сәләт»тә башка лагерьлар белән чагыштырганда гаилә һәм тел мохите өстенлек итә.
Зилә: Монда, чыннан да, атмосфера бөтенләй башка. Биредә барысы да бер-берсен аңлый, ярдәм итәргә тырыша. Сменаның программасы бай һәм эчтәлекле, уку һәм кичке чаралар арасында баланс сакланган. Шулай ук һәр аланның аерым тематикасы булуы аны башка лагерьлардан аерып тора.
– Беренче тапкыр әйдаман булып барганда курку булдымы?
Рөстәм: Әлбәттә, аеруча җаваплылыктан курыктым. Төркемдә бик күп бала һәм син алар өчен үрнәк булырга тиеш. Әйдаманның төп максаты – балаларга нинди дә булса акыллы фикер җиткерү, аларны нәрсәгә булса да өйрәтү.
Зилә: «Балалар мине хөрмәт итерләрме? Мин аларга үрнәк була алырмынмы икән?», дигән сораулар бик борчыды. Куркудан мине команда һәм кулдашым Рөстәм коткарды. Янәшәмдә терәк булырдай кешеләр булгач, смена җиңел бирелде.
– Яшүсмерләрне аңлау җиңел түгел. Үзегезне хөрмәт итсеннәр, авторитетыгызны күрсәтү, тик шул ук вакытта балалар белән бер дулкында булу өчен нәрсә эшләдегез?
Рөстәм: Минемчә, балалар белән эшләгәндә үзеңне алардан өстен кую һәм авторитет белән басу дөрес түгел. Сәлкешләр белән аралашуда мин үзем өчен җайлы ысул таптым: аларга җаваплы эш тапшыру, уңышларына ышану һәм эшләренә кысылмау. Иң мөһиме – балаларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү. Шулай ук балалар белән гел сөйләшергә кирәк. Аларны смена барышында нәрсә борчый? Беркем дә рәнҗетмиме? Чөнки сменаның уңышлы узуы балаларның бер-берсе белән аралашуыннан һәм аланда урнашкан мохиттән тора.
Зилә: Чыннан да, балалар белән, беренче чиратта, дус булырга кирәк, әмма алтын урталык та булырга тиеш.
– Төркем белән үзеңә генә эшләү җиңелрәк түгелме? Ни өчен кулдашлар системасын шәп дип саныйсыз?
Рөстәм: Ике кеше булганда, эшләр тизрәк бара. Шуңа күрә без смена барышында вазифаларны һәм эшләрне бүлештек. Миңа калса, без Зилә белән бер-беребезне шундук аңладык. Балалар да моны сизде кебек.
Зилә: Кулдашлар системасы һәм аның нәкъ менә бер абый һәм бер апа форматында булуы бик уңайлы. Чөнки кызларның кайбер сорауларына һәм үтенечләренә бары тик апа гына җавап бирә ала, һәм, киресенчә, малайлар белән булган хәлләрне бары тик абый чишә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 декабря 2025 - 15:28
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БАГЫШЛАНГАН ТРИБЬЮТ-КОНЦЕРТ НИГЕЗЕНДӘ ӘЗЕРЛӘНГӘН МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЧЫГАЧАК
-
9 декабря 2025 - 12:14
XXV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
-
8 декабря 2025 - 18:56
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
-
8 декабря 2025 - 12:46
«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» V РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев