«КОТЛЫ БУЛСЫН 4 540 000 000 ЕЛ!»: ЯҢА ЕЛ ТУРЫНДА ФӘННИ ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШӘБЕЗ
Сез яңа ел турында нинди фактлар беләсез? Юк, сүз Кыш бабайның кайда яшәве, чыршының бәйрәм символы булу һәм мандариннар ашау турында түгел. Ә нәкъ менә ел турында. Нигә ул 365 көн бара? Җир шары картаямы? Чынлыкта хәзер ничәнче ел? Бәйрәмне фәнни яктан ачыклап, бу сорауларның барысына җавапны әлеге язмада табарбыз.
ҖИР ШАРЫ КАРТАЯМЫ?
1 ел эчендә кеше организмы шактый үзгәрешләр кичерә. Балалар үсә, органнары үзгәрә, мускуллары ныгый, баш мие активрак эшли башлый. Зурларлар, киресенчә, инде үсүдән туктап, олыгая баралар: җыерчыклар чыга, метаболизм алмашына, гармоннар үзгәрә. Кешеләр белән аңлашыла, бер ел чыннан да безнең өчен шактый вакыт аралыгы. Ә Җир шары бу вакыт эчендә нинди үзгәрешләр кичерә икән?
Җир өчен 365 көн эчендә әллә нинди үзгәрешләр булмый. Ул яшәрми дә, картаймыйда. Ул әкрен-әкрен генә үзгәрә бара. Мисал өчен, бер ел эчендә континенталь плитәләр берничә сантиметрга күчә, ләкин бу күчүне тырнак үсү тизлеге белән чагыштырып була. Плитәләр ел эчендә якынча 2-2,5 сантиметрга гына күчә икән. Димәк алар 1 метрга селкенсен өчен 50 ел чамасы вакыт кирәк, ә бу инде ярты гасыр дигән сүз. Ландшафт үзгәрүенә шулай ук вулканнар ату, җир тетрәүләр, цунами һәм башка табигать күренешләре бәйле. Ләкин бу үзгәрешләр бөтен планета масштабында шулкадәр кечкенә ки, 365 көн эчендә аларны күз белән дә күреп булмый.
ӨСТӘМӘ 5 СӘГАТЬ
Кечкенәдән үк белгән факт: планетабыз кояш орбитасы тирәли 365 көн эчендә тулы бер әйләнеш ясый. Шуңа да бер ел дигәч, без бөтенебез шул санны искә төшерәбез. Ә чынлыкта исә Җир, күпләребез кебек, соңга калырга ярата икән. 5-10 минутка гына түгел, ә 5 сәгать тә 48 минут 46 секундка. Әллә ни шәп кунак түгел, шулай бит? Бу 5 сәгатьне онытып, санга сукмау да дөрес түгел, аларсыз берничә гасырдан соң Яңа елны җәй уртасында билгеләп үтәргә туры килер иде, һәм, гомумән, бар да үз тәртибеннән күчәр иде. Дөньяда тигезлек урнаштырыр өчен галимнәр Кәбисә елын чыгара. 4 елга бер шул өстәмә сәгатьләрне кушып, алар өстәмә тәүлек булдырганнар.
Ә ни өчен нәкъ менә 29 февраль дигән сорау бирәсездер сез? Җавабы гади һәм тамырлары белән безнең эрага кадәр 7 гасырга барып тоташа. Ул вакытта дөньяда Рим календәре системасы эшләп килгән, һәм февраль шул календарьнең соңгы ае булып, «чистарыну» вакыты дип саналган. Өстәмә көннәр дә ел азагына кушылган. Юлиан календәре керү белән, ягъни Юлий Цезарь идарә итә башлагач та, бу февраль «традициясе» сакланган һәм Григориан календәрена дә күчкән.
НИЧӘНЧЕ ЕЛНЫ КАРШЫ АЛАБЫЗ?
Кешенең яше аның туган көненнән башлап санала, ә ни өчен елларны без Җир шары формалашуыннан саный башламыйбыз? Чынлыкта дөньяның килеп чыгышын без «шул шул вакытта, шундый шундый хәл булган һәм кинәт Җир планетасы барлыкка килгән», дип әйтә алмыйбыз. Чөнки планета формалашуы һәм без ияләнгән кыяфәтенә керү бик авыр һәм катлаулы процесс. Җир якынча 4,54 миллиард ел элек (4 540 000 000 ел элек) барлыкка килгән. Әгәр дә без шул мизгелдән башлап елларны санарга теләсәк, хәзерге ел миллиардлардан торган ниндидер сәер сан булыр иде. Шуңа да галимнәр Җир шары формалашуын елларга бүлеп итеп исәпләмиләр, эраларга, чорларга, эпохаларга һәм гасырларга бүлеп карыйлар. Мисал өчен, без хәзер Кайнозой эрасының Голоцен эпохасында яшибез.
Ә ни өчен хәзер нәкъ менә 2025 ел? Күбегез беләдер, бу сан Гайсә пәйгамбәр тууы белән бәйле булып, христианнардан килгән гадәт. Моңарчы еллар Диоклетиан рим императоры туу көненнән башлап чутланган. Шул вакытта (якынча 6-8 гасырларда) Христиан дине популярлык алу һәм дөнья буйлап киң тарала башлаганга күрә, башкалар да эраны Гайсә пәйгамбәр туган көненнән башлап саный башлаганнар. Әмма бу да шактый катлаулы һәм озак процесс булган. Исламда ел исәбе Һиҗрәдән - Мөхәммәд (сгв) пәйгамбәрнең һәм беренче мөселманнарның Мәккәдән Мәдинәгә күченү көненнән башлана. Шуңа күрә мөселман илләрендә календарьны Һиҗри календарь дип атыйлар.
ТӨРЛЕ МӘДӘНИЯТЛӘРДӘ ТӨРЛЕ ЯҢА ЕЛ
Без Яңа елны нәкъ менә 31 декабрь көнне бәйрәм итәргә ияләшкән. Ләкин бик күп мәдәниятләрдә, шул исәптән төркиләрдә дә, Яңа ел җитү календарь белән бәйле түгел. Ни өчен шулай соң? Галимнәр фикере, ачышлар, төрле-төрле карарлар чыкканчы безнең борынгы әби-бабайларыбыз яшәү рәвешләрен тәртипкә салыр өчен үзләре бу бүленешне булдырганнар. Кайбер мәдәниятләрдә бу – ел фасыллары, икенчеләрендә – Кояш һәм Ай чыгу вакыты, өченчеләрендә дин һәм башка бик күп факторлар белән бәйле булган. Мисал өчен, кайбер төрки халыкларда Яңа ел булып Нәүрүз бәйрәме санала, чөнки нәкъ шул вакытта яз килеп, дөнья яңара, бакчалар чәчәк ата башлаган. Кытай мәдәниятендә исә ел күктә яңа Ай тулу һәм сезон үзгәрү белән бәйле. Һиндстанда, гомумән, төбәккә карап, Яңа елны төрле вакытта каршы алалар. Ә хәзер бар дөнья бер килешүгә килеп, Яңа елны официаль рәвештә нәкъ менә декабрь азагында бәйрәм итә. Башка «Яңа еллар» инде милли һәм мәдәни үзенчәлекләргә, традицияләргә хөрмәт буларак үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев