ПЕДАГОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЛАРЫНА КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УРЫНЫНА ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘ
Россиянең Мәгариф министрлыгы педагогик юнәлешләргә керү тәртипләрен үзгәртергә җыена. Яңа кагыйдәләр буенча, абитуриентларга җәмгыять белеме урынына үзләре сайлаган профильле фәнне тапшыру кирәк булачак. Бу хакта министр Сергей Кравцов хәбәр итте, аның сүзләрен «РИА Новости» җикерде.
Үзгәрешләрнең таләпләре буенча, педагогик юнәлешләрнең түбәндәге профильләренә: «математика», «физика/астрофизика», «информатика», «химия», «биология», «рус теле» һәм «әдәбият» өчен җәмгыять белеме фәне мәҗбүри имтихан буларак исәпләнмәячәк. Аның урынына абитуриентларга профильле фәнне тапшыру таләп ителәчәк.
Министр әлеге үзгәрешләрнең максатын көчле һәм мотивацияләнгән белгечләр әзерләү дип белдерде. Бу үзгәрешләр педагогика буенча белем алу өчен 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк, ә яңа кагыйдәләр 2027/2028 елгы кабул итү кампаниясендә кулланылачак.
Кравцов сүзләренчә, бу яңалыклар киләчәк укытучыларга һөнәрнең кирәклеген һәм аларның уку йортын тәмамлагач эшкә урнашуына ышаныч хисе бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
Нет комментариев