МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН АЛУДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЛЫРМЫ?
Россиядә машина йөртү өчен имтихан кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү планлаштырыла. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, әгәр дә кандидатлар практика өлешен алты ай эчендә тапшырмаса, аларга теоретик имтиханны яңадан тапшыру мәҗбүри булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Эчке эшләр министрлыгында бу турыда проект карала һәм тиздән хөкүмәткә тәкъдим ителәчәк. Әгәр ул кабул ителсә, алты ай үтүгә практика өлешен тапшырмаган кандидатларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен (теория) кабат тапшыру мәҗбүри куелачак. Икенче тапкыр теоретик имтихан бирү 30 календарь көннән дә соңга калмыйча үткәрелергә тиеш булачак.
Бүгенге көндә, әгәр кандидат практика өлешен вакытында узмый икән, теоретик имтиханны яңадан тапшыру кирәкми, әмма реформаның авторлары бу чараны җитешсезлек дип саный. Алар фикеренчә, практиканың озакка сузылуы кандидатларның теоретик белемнәрен онытуга яки искерүгә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев