ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ПЕРМЬДӘ УЗАЧАК ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ОЛИМПИАДАНЫҢ ФИНАЛЫНА ЧЫГА
Татарстанда Идел буе федераль округының Интеллектуаль олимпиадасы региональ этабының нәтиҗәләре ясалды. Республикадагы 45 муниципалитетның командалары дүрт юнәлеш буенча көч сынаштылар: робототехника, инженерлык мәсьәләләрен чишү, БПЛА белән идарә итү һәм БПЛА программалаштыру, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«Робототехника» юнәлешендә беренче урынны Бөгелмә районының Балалар техник иҗат үзәге укучылары Данил Игнатьев һәм Максим Милюков яуладылар.
«Инженерлык мәсьәләләрен чишү» блокында җиңүче исеменә Яр Чаллының «Кванториум» балалар технопаркы вәкилләре Эмиль Махиянов һәм Самат Зайцев лаек булдылар.
«БПЛА белән идарә итү» номинациясендә Казанның Совет районы Лицей-инженерлык үзәге укучысы Стефан Афанасьев иң яхшысы булды.
«БПЛА программалаштыру» юнәлешендә беренче урынны Казанның Совет районы Лицей-инженерлык үзәге укучылары Ярослав Блинков һәм Арслан Галеев яуладылар.
Финал 11-13 март көннәрендә Пермьдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев