ТӨРЛЕ ХАЛЫКЛАРНЫҢ ФИЛЬМНАРЫ
Без барыбыз да кино карарга яратабыз. Күпчелек Америка фильмнарына өстенлек бирәбез. Баксаң, үзебезнең күрше халыкларның да шәп иҗат җимешләре бар икән бит. Без төрле халыкларның фильмнарыннан торган исемлек җыйдык. Карап карагыз әле боларны!
«Өс таған» («Отряд Таганок») – башкорт фильмы
Фильм нигезендә башкорт авылы шук егетләренең җәйге маҗаралы ята. «Отряд Таганок» Мостай Кәримнең «Өс таған» хикәясе мотивлары буенча төшерелгән. «Тимур һәм аның командасы» фильмы белән илһамланган авыл малайлары Кирәмәт тавы башындагы күлгә балык тутыру һәм шуның белән тауны коткару өчен махсус «Таганок» отряды төзиләр. Биек тауга бару авыр, ләкин дуслыкны саклап калу, ихтыяр көчен булдыру һәм егетләрнең үз холыкларын җиңү тагы да авыррак. Фильм башкорт телендә төшерелгән, рус телендә субтитрлар бар.

«Хурӑн шывӗ» (Березовый сок) – чуаш фильмы
Әлеге кыска метрлы фильм нигезендә 70-80 елларда булган тарих ята. Авыл балалары авыру әбине каен суы белән коткарырга кирәк дигән фикергә киләләр. Аны эзләп һәм әбигә ярдәм итәр өчен гади булмаган бер сәяхәткә чыгалар.

«Пузкар» (Гнездо) – удмурт фильмы
Әлеге кино авылдан Ижауга күчеп килгән һәм үзләренең якты киләчәкләрен төзергә тырышучы өч егет турында. Фильм барышында егетләр шәһәр тормышы, гашыйк булу, туган телдә аралашу кебек кыенлыклар белән очрашачаклар. Биредә шулай ук милли тамырлардан баш тарту проблемасы күтәрелә.

«Его дочь» – якут фильмы
Таня исемле кыз әбисе һәм бабасы белән якут авылында яши. Ул беренче сыйныфта укый һәм, сабыйга хас булганча, дөньяның матурлыгына соклана, һәм аңа карата барысы да игелекле Фильмда якут халкының милли үзенчәлеге күрсәтелгән.

«Ядәч. Истә» – татар фильмы
Әлеге фильм Илһам исемле малайның җәйге каникулларда авылга – әби-бабасы янына кайткач күргән маҗаралары турында. Алты яшьлек Илһам каникулларны авылда уздыра һәм әти-әнисен бик юксына. Оныгының ничек тә күңелен күрер өчен, бабасы «Ядәч! Истә!» дигән легендар уенны исенә төшерә. Баштарак бу Суфия әбекәйгә бер дә ошамый. Шулай да тора-бара әлеге уен аркасында шушы гаиләнең генә түгел, бөтен авылның тормышы һәм хыяллары үзгәрә башлый.

«Чайки» – калмык фильмы
Балыкчы хатыны Эльза Калмыкиянең диңгез буендагы шәһәрендә яши. Ул иреннән китәргә тели, ләкин билгесезлектән куркып, бу адымны ясарга курка. Иренең үлеме Эльзаны уйланырга һәм тормышка, бәхеткә, иреккә карата үз карашларын яңадан карарга мәҗбүр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев